(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь, Алсу Сафина). Яңа ел
каникулларында ял итү өчен сайлап алынган Россия шәһәрләре арасында Казан
беренче өчлектә булса да, алгы позицияне саклап калу өчен тырышып эшләргә
кирәк. Бу турыда бүген үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин
җиткерде.
“Башка шәһәрләр дә тик ятмый. Безгә эшне дәвам итү кирәк. Кунакларны
һәрвакыт беренче тапкыр күргән кебек каршыларга тиешбез, - диде шәһәр башлыгы. –
Узган ел булган вакыйгалар инде үткәндә калды. Безне алда яңа туристлар һәм яңа
тәэсирләр көтә. Барысы да тиешле дәрәҗәдә үтсен өчен бик зур эш башкарылуы
кирәк”.
RoomGuru.ru интернет хезмәте төзегән рейтинг буенча, Яңа ел
бәйрәмнәре вакытында халык ял итү өчен теләп сайланган шәһәрләр арасында Казан
Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң килә. Рейтинг 2016 елның 31-нче декабреннән
2017 елның 8-нче гыйнварына кадәр отель һәм апартаментларны эзләү һәм броньлау
мәгълүматлары нигезендә төзелгән. Яңа ел төнендә Казан кунакханәләре халык белән
- 70%-ка, ә 3-6 гыйнвар көннәрендә 80%-ка тулачак.
Яңа ел алдыннан һәм кышкы каникулларда үткәреләчәк чаралар
турында Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты рәисе Дарья Санникова сөйләде.
27-нче декабрьдән 31-нче декабрьгә кадәр һәм 2-нче гыйнвар көнендә Казан
Кремлендә урнашкан Спасс манарасы диварларын аллы-гөлле сурәтләргә бизәлгән ут
тамашасы бизәячәк.
7-нче гыйнварда “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда башкалада
һәм Татарстан Республикасында беренче тапкыр актив спорт буенча “Ирекле җил”
дигән кышкы фестиваль үтәчәк. Биредә спортның кайтинг һәм винд-серфинг төрләре
буенча профессиональ спортчылар чыгыш ясаячак, кунакларны исә күңелле музыкаль
тамаша һәм кайнар ризыклар көтә.