(Казан
шәһәре KZN.RU, 3-нче
октябрь, Алсу Сафина).
Казан балалары төрлечә
киенергә һәм хәтта төрлечә укырга да
мөмкин, ләкин мәктәпләрдә барысы да бер
дәрәҗәдә яхшы тукланырга тиеш. Әлеге
фикерне бүген эшлекле дүшәмбе утырышында
Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде. Ул
Универсиададан мирас булып сәламәт
туклану ризыкларын җитештерү буенча
бик көчле комбинат
калганлыгын билгеләп үтте. Әлеге оешма
Казандагы балалар учреждениеләре белән
беррәттән, ТР Балтач, Биектау, Питрәч,
Югары Ослан, Арча, Кайбыч районнарындагы
мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын,
Казандагы сәламәтлек
саклау учреждениеләрен дә
азык-төлек белән тәэмин
итә.
Азык-төлек
һәм социаль туклану департаменты
генераль директоры
Гүзәл
Ананьева сөйләгәнчә,
балалар бакчаларында һәм
мәктәпләрдә тәкъдим ителә торган ризык
төрлелеге үсеп
килә торган организм өчен кирәкле
витаминнарны, микроэлементларны исәпкә
алып төзелә. Аның сүзләренчә, үсеп килә
торган организм өчен, йөрәк авыруларын
булдырмый калу максатыннан, көненә 400
г яшелчә кирәк. Шулай ук баш
мие үсеше өчен фосфор кирәк,
әлеге элемент балыкта бик
күп. «Балалар өчен аш-су табигый
ризыклардан гына әзерләнә.
Әзерләү барышында ачы тәмләткечләр,
майонез
кулланылмый. Шунлыктан балаларга мәктәп
ризыгы төче кебек күренә», - дип билгеләп
үтте ул. Чыгыш ясаучы
фикеренчә, инде күптәннән «сәламәт
туклану принцибы»н беренче
максат итеп кую кирәк.
Гүзәл
Ананьева «Хәзерге заман
укучыларының сәламәтлек мәсьәләләре»
Бөтенроссия конференциясендә
яңгыраган мәгълүматларны җиткерде.
Россиядәге мәктәп укучыларының
15%-ы өйдә беркайчан да
иртәнге аш ашамый икән, 21%-ы
кайбер очракта гына иртәнге аш ашый.
«Бала олыгайган саен иртән азрак ашый
башлый. 20%-ы көн дәвамында
аш ашамый», - дип өстәде Азык-төлек
һәм социаль туклану департаменты
генераль директоры.
Илсур
Метшин балалар ризыкның
62%-ын көннең беренче яртысында ашарга
тиеш диде. «Балаларны тукландыру
мәсьәләсе шәһәр өчен, безнең киләчәгебез
өчен аерым әһәмияткә ия», - диде ул. Һәм
ул Казан белгечләренең ярым фабрикатларны,
кайнар ризыкларны әзерләү һәм илтеп
җиткерүдә яңа технологияләрне үзләштереп,
әлеге мәсьәлә белән системалы рәвештә
шөгыльләнүләрен җиткерде. «Әлеге
мәсьәләдә без шактый алга киттек.
Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән
киләләр, безнең тәҗрибәләр белән
танышалар, өйрәнәләр, - диде Мэр. -
Ләкин безнең өчен, беренче
чиратта, балаларыбыз мөһим».
Департамент
проектлары турында сөйләгәндә,
Гүзәл
Ананьева, Казанның
социаль туклану өлкәсендәге
тәҗрибәсенә,
шул исәптән, «Мәктәп
рестораннары»на
республиканың башка районнары, шулай
ук Россия шәһәрләре
һәм субъектлары тарафыннан
зур кызыксыну сизелгәнлеген
әйтеп үтте. Хәзерге
вакытта ТР башкаласында 17 «Мәктәп
рестораны»
эшли икән. «Әлеге форматка
балалар тарафыннан ихтыяҗ зур һәм без
әти-әниләрдән уңай фикерләр ишетәбез»,
- диде Департамент директоры.
Гүзәл
Ананьева учреждениеләргә
азык-төлек илткән вакытта каршылыклар
булуын да җиткерде. Әлеге оешмалар
тирәсендә урнашкан йортларда яшәүчеләр
бирегә керү юлларында үзләренең транспорт
чараларын куеп калдыралар икән. Күп
кенә оешмаларга керү юллары бик тар,
моннан тыш, юл капламын төзекләндерү
кирәк. Кыш
көннәрендә исә кайбер очракларда
хезмәткәрләр әлеге оешмаларга азык-төлекне
чаналарга салып ташырга мәҗбүр.
Казан
Мэры Мәгариф идарәсенә һәм
район башлыкларына мәктәпләргә һәм
балалар бакчаларына керү юлларының
торышын тикшерү бурычын йөкләде.
«Хезмәткәрләр ризыкларны чаналарда
ташырга тиеш түгел», - диде ул. Аның
сүзләренчә, бу - уртак бурыч.