(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь, Антон Ноздрин). Казанда гамәлгә ашырыла торган ике проект - Гастрономия фестивале һәм Казан велотөне - вакыйгаи туризм өлкәсендәге Милли премия финалына үткәннәр. Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе барышында әлеге ике проектның Татарстан башкаласы брендларына әйләнә барулары турында җиткерде. Милли премия финалына эләгү үзе бер мәртәбәле вакыйга диде ул.
8 ай өчен туризм үсешенә нәтиҗәләр ясап, шәһәрнең Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты рәисе Дарья Санникова тагын бер яңалык җиткерде: «Идел буе федераль округында иң яхшы бизнес отель» номинациясендә «DoubleTree by Hilton Kazan» отеле «Business Traveller Russia and CIS Awards» премиясен откан.
Бу елның гыйнвар аеннан августка кадәр Татарстан башкаласына сәяхәткә килүче туристлар саны узган елгы күрсәткечләр белән тигезләшкән. «Ел ахырына кадәр Казанда туристлар агымы 2016 ел өчен 2,5 млн. кешегә җитәр дип ышанабыз», - диде Д.Санникова. Комитет директоры Казан Кремленә килүчеләр санының узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 1 миллионга артуын хәбәр итте.
И.Метшин фикеренчә, әлеге күрсәткеч шәһәрнең тарихи объектларына, аның мәдәни мирасына кызыксыну барлыгын күрсәтә.
Д.Санникова сүзләренчә, «Казан Ривьерасы» кунакханә-күңел ачу комплексы җирлегендә төзелә торган яңа объект - «Дөнья тирәли» күзәтү әйләнмәсе туристлар игътибарын тагын да ныграк җәлеп итәчәк. «Әйләнмәдәге 36 бүлемтә дөньядагы 36 ил стилендә эшләнгән, бу аттракционны уникаль итә. Әйләнмә биеклеге буенча Россиядә икенче булачак һәм ул ел дәвамында эшләячәк», - дип хәбәр итте комитет директоры.
Туристларның эчке агымын арттыруга турсезон ачылыр алдыннан илнең 8 шәһәрендә үткәрелгән матбугат туры да ярдәм иткән.
Д.Санникова билгеләп үткәнчә, туристлар агымын арттыру өчен вакыйгаи туризмны үстерү белән бергә, халыкара күргәзмәләрдә дә катнашу кирәк. Бу елда Татарстан башкаласы Казанда үткән «KITS 2016» туризм һәм спорт күргәзмәсендә, шулай ук Казахстанда үткән «Astana Leisure 2016» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән. «Эш нәтиҗәсе – Казанның Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты һәм Астана шәһәре комитеты арасында туризм өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы Меморандумга имза куелды», - дип хәбәр итте бүлекчә директоры.
«Боларның барысы да - бик зур хезмәт. Аларның һәммәсе - Казанның йөзе, башкалабыздагы туристлар агымы», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Һәм ул туризмның шәһәр хуҗалыгындагы иң мөһим тармакларның берсе булуын әйтеп үтте. Шәһәр башлыгы фикеренчә, яңгыраган саннар – 2006 елдан башланып киткән системалы эш нәтиҗәсе.