(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь, Алсу Сафина). Бүген Казан
Мэры Илсур Метшин Киров районындагы татар телендә белем бирә торган 4-нче гимназиядә
булып кайтты, биредә Казанның “Рубин” футбол клубы символикасы төшерелгән һәм
яңа гына ремонтланган спорт залында “
Финал уеннарын башлау өчен урын юктан гына биредә сайланмаган – 4-нче номерлы гимназия бу елда уздырылган “Футбол яратучы иң яхшы класс” конкурсы җиңүчеләре исемлегенә керде. Гимназия укучылары конкурста актив катнаштылар һәм узган сезон матчларына бару буенча лидерлар бишлегенә кеределәр.
“
“Алтын көзнең шундый матур көнендә турнирның финал өлешендә катнашуыма шатмын, әлеге чара футболны популярлаштырырга тагы да булышыр дип ышанам”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Мэр Казан шәһәр Думасы депутаты Дилүсә Сираҗетдиновага гимназиядәге спорт залын ремонтларга булышканы өчен рәхмәт белдерде. “Мондый залларның күбрәк булуы – безнең хыял”, - диде Мэр.
“