(Казан
шәһәре KZN.RU, 5-нче
октябрь). Казан Мэры
Илсур Метшин Татарстан
башкаласындагы укытучыларны
һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.
«Хөрмәтле
укытучылар!
Сезне
ихластан һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар
көне белән тәбрик итәм!
Кеше
тормышта нинди генә юл сайламасын,
аның чишмә башы мәктәптән башлана.
Шунлыктан бу күркәм бәйрәм көнендә
укытучыларны бүгенге укучылары гына
түгел, инде мәктәпне күптән тәмамлаган,
балачагы үткән елларда
калган чыгарылыш укучылары
да котлый.
Укытучы
– ул һөнәр генә түгел, ул
- табигатьтән бирелгән
сәләт тә. Без Сезгә үзебез
өчен бик кадерле булган балаларыбызны
ышанып тапшырабыз. Шәһәребезнең киләчәк
язмышы нәкъ менә алар кулында. Мәктәптәге
беренче тантанадан башлап соңгы
кыңгырауга кадәр Сез һәр баланы сабыр
гына бәхетле киләчәккә алып барасыз,
аларга авырлыклар аша үтәргә ярдәм
итәсез.
Сез
укучыларыгызга
белем бирү белән бергә, аларны игелекле
һәм якыннарына карата игътибарлы
булырга, мөстәкыйль эш итәргә,
кылган гамәлләре өчен җавап бирергә
өйрәтәсез. Аларга үзегезнең йөрәк
җылысын өләшеп, укучы
күңелендә мәңгегә үрнәк шәхес булып
каласыз.
Һөнәрегезне
яратып башкаруыгыз өчен
чиксез рәхмәтләребезне
җиткерәбез, нык сәламәтлек һәм эшегездә
уңышлар телибез. Илһам чишмәгез беркайчан
да саекмасын! Киләчәк һәр көнегез Сезгә
бәхет китерсен, укучыларыгыз исә
үзләренең уңышлары белән сезне
шатландырсын!» - диелә котлауда.