(Казан
шәһәре KZN.RU, 5-нче
октябрь). Казанда
Идел буе федераль округында
беренче булган «Shell»
концернның автоягулык
салу станциясе эшли башлады. Объектны
ачу тантанасында ТР Президенты
Рөстәм
Миңнеханов,
Казан Мэры Илсур Метшин,
ТР экология һәм табигый
байлыклар министры
Фәрит Абдулганиев,
Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары администрациясе
башлыгы Тимур Алибаев, «Shell» концернның
башкарма вице-президенты Иштван
Капитани һ.б. катнашты.
Рөстәм
Миңнеханов автоягулык салу станциясенә
«бер күз ташлауга ук» аның ни кадәр
заманча һәм экологик яктан камил объект
булуы аңлашыла
диде. ТР
башлыгы «Shell»ның
Россиядә нефть, газ өлкәсендә зур
проектлар буенча уңышлы гына эшли торган
дөньядагы
иң эре компания булуын билгеләп үтте.
«Мин
биредә
без күргән стандартларның
республикадагы башка
ягулык
салу станцияләре өчен
алар ирешергә тиешле
биеклек дип
саныйм. Хезмәттәшләремне һәм инвесторларны
әлеге проектны гамәлгә ашырулары белән
тәбрик итәм. Әлеге гамәлнең зур эшләрнең
башы булуына өметләнәм”,
- диде
Р.Миңнеханов.
«Shell»
концернның
башкарма вице-президенты Иштван
Капитани проектны
гамәлгә ашыру эшендә ярдәм күрсәткәне
өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен
җиткерде. Ул дөнья буенча мондый 43 мең
автоягулык салу станциясе урнашканлыгын
әйтеп үтте һәм
Казандагы объектның иң яхшылардан
булуын җиткерде.
Автоягулык
салу станциясен ачу тантанасы беренче
автомобильгә ягулык салу белән тәмамланды,
чакырылган кунаклар исә концернның
фирма билгесе төшерелгән комач
мичкәгә имза куйдылар.
Казандагы
«Shell» автоягулык салу станциясе бензин
парларын тоемлап суырту һәм урынына
кире кайтару системасы булган ике яклы
заманча ягулык салу колонкалары белән
җиһазландырылган. Киләчәктә
ТР ачылачак барлык мондый станцияләр
дә шушындый система буенча эшләргә
тиеш. Шунысын әйтеп үтәргә кирәк, концерн
республикада 55 автоягулык салу станциясен
ачарга ниятли, ә бу исә 1000 кешене эш
урыннары белән тәэмин итәчәк.