(Казан
шәһәре KZN.RU, 5-нче
октябрь, Алсу Сафина).
Бүген Казан Мэры
Илсур Метшин Тогулевлар
гаиләсендә кунакта булды. Бу гаиләдә
шушы көннәрдә берьюлы берничә бәйрәм.
1-нче октябрьдә
Вера Петровна Тогулева үзенең
85 яшьлек
юбилеен билгеләп үткән. Моннан тыш,
5-нче октябрь көнне хезмәт ветераны,
халык мәгарифе отличнигы
һөнәри
бәйрәме уңаеннан укучыларыннан котлаулар
кабул итә. Тәбрикләүләргә Илсур
Метшин да кушылды.
«Бүген
бик күркәм кояшлы көн. Бу сезнең
гаиләгезнең никадәр нурлы, якты булуы
турында сөйли», - диде
Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы
белән бергә кунакка Вахитов һәм
Идел буе районнары башлыгы Андрей
Лобов та килгән иде. Алар
барысы да бәйрәм табынына утырыштылар.
Җитәкче Вера Петровнаның
озак еллар дәвамында мәктәптә эшләвен
билгеләп үтте. «Без
укытучыларга үзебез
өчен бик кадерле булган балаларыбызны
ышанып тапшырабыз, алар
шәхес буларак мәктәптә камилләшәләр»,
- диде шәһәр башлыгы. Ул хәзерге
вакытта Вера Петровнаның
яшьләрне тәрбияләвен, иҗтимагый
эшләр белән шөгыльләнүен җиткерде.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, үзенең
пар канаты Лев Николаевич белән ул
иңне-иңгә куеп 62 ел парлап гомер итә.
Әлеге күркәм
гаилә район мәктәпләренең,
«Гаврош» приютының даими кунаклары.
Алар укучылар белән очрашып
торалар. «Сез
- чын укытучы», - диде Илсур
Метшин.
Хәзерге
вакытта 88 яшен тутырган Лев Николаевич
Мэрга үзенең тормыш иптәше
белән инде 1954 елдан бирле
бергә булуларын, Ульяновск
шәһәрендә гаилә коруларын
сөйләде. Сүз уңаеннан, 1953 елда Казан
педагогия институтының физик тәрбия
факультетын тәмамлаган Вера Петровнаны
Ульяновсктагы
чуваш училищесына физик
тәрбия укытучысы итеп эшкә җибәрәләр.
Лев
Николаевичның
әти-әниләре Казанга Балык Бистәсе
районыннан 1930 елда, илдә күмәкләштерү
чоры башлангач күченеп киләләр. Лев
Николаевич 17 ел
хәрби хезмәттә
була һәм
Сахалинда
эшен тәмамлый.
Аңа кадәр ул Мәскәү
астында, Кытайда, Кавказда, Кырымда
хезмәт итә. Хәрби хезмәте тәмамланганнан
соң Лев Николаевич «Свияга» заводында
эшли.
«Сезнең
тормышыгыз бик кызыклы һәм вакыйгаларга
бай», - диде Илсур
Метшин.
Ул
Тогулевлардан
бәхетле гаилә тормышының серләре белән
кызыксынды. «Серләр
юк: тынычлыкта, кулга-кул тотынышып,
бер-береңне хөрмәтләп яшәргә кирәк»,
- диде Вера Петровна.
Аның
сүзләренчә, бу көннәр күңелле вакыйгаларга
бай икән. Моннан тыш, хәзерге вакытта
Казанда Өлкәннәр ункөнлеге үтә, Вера
Петровна үзенең 85 яшьлек
юбилеен
билгеләп үткән, әти-әниләренә кунакка
дип Мәскәүдән уллары Евгений
кайткан. Үз вакытында ул Казан
авиация институтын тәмамлаган булган.
Евгенийның
Казанда инде биш елдан артык булганы
юк икән.
Вера
Петровна соңгы елларда
Татарстан башкаласында зур үзгәрешләр
күзәтелүен билгеләп үтте. Әлеге фикерне
Евгений Тогулев та хуплады.
Вера Петровна
сүзләренчә, шәһәр көннән-көн
матурая: яхшы итеп юллар салына, йортлар
төзелә, Казанны бик күп чәчәкләр һәм
яшел үсентеләр бизәп тора. «Сез
шәһәребезнең игътибарлы кешесе икән»,
- диде Илсур Метшин рәхмәт
йөзеннән.
Вера
Петровна аралашу барышында
яшь парлар скверын
төзекләндерү кирәклеген җиткерде, Казан
Мэры аны хуплады.
Илсур
Метшин Тогулевлар
йортында күңелгә рәхәт
булуын билгеләп үтте.
«Мин үземне әти-әниемнәр
янында кебек хис итәм», - диде
Мэр, елмаеп. Ул
ирле-хатынлы Тогулевларга
сәламәтлек теләде, оныкларыгыз һәм
оныкчыкларыгыз сезгә еш килсен диде.
«90 еллык юбилеегызга
чакырсагыз - киләчәкмен», - дип
өстәде ул.
«Тәбрикләүләрегез
һәм безгә карата әйтелгән җылы сүзләрегез
өчен рәхмәт. Бүгенге вакыйга безнең
күңелләрдә сакланачак», - диде
Вера Петровна.