(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). Казан Мэры Илсур
Метшин шәһәрнең Яңа Савин районында урнашкан Мохтаҗларга киемләтә ярдәм итү
үзәгендә булып кайтты. Шәһәр җитәкчесе бинаны карады һәм учреждениенең эш
тәртибе белән танышты. Шулай ук чарада шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең
беренче урынбасары Дамир Фәттахов, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин,
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев һәм “Уңайлы
йорт” идарәче компаниясе директоры, үзәкне булдыру инициаторы Марат Нуриев
катнаштылар.
М.Нуриев шәһәр җитәкчесенә үзәкнең мохтаҗларны кирәк-ярак
белән бушлай тәэмин итәргә булышканлыгын сөйләп үтте. Директор сүзләренә
караганда, учреждение ачылган вакытта күбрәк кием-салымнарны идарәче компания һәм
подрядчы оешма хезмәткәрләре алып килгән, хәзер исә акциягә район һәм бөтен
шәһәр халкы да кушылган. “Бүгенге көндә бездә 7000-нән артык өс киеме, аяк
киеме, балалар уенчыклары бар, алар 270 Казан гаиләсеннән кабул ителде”, - дип
хәбәр итте М.Нуриев. Билгеләп үтәбез, үзәк И.Метшин инициатиативасы буенча
әзерләнгән “Мәрхәмәтле Казан” шәһәр проекты кысаларында оештырылды. Үзәк бу
елның 1-нче июнендә Четаев ур., 50 адресы буенча эшли башлады.
Шәһәрлеләр киемнәрне 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр көн
саен алып килә алалар (телефон: 523-26-99). Китерелгән киемнәрне җомга көнне
8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Яңа Савин районының социаль яклау хезмәте
бүлеге тарафыннан бирелгән исемлек буенча тапшыралар. Учреждение эшли
башлаганнан бирле 112 гаиләгә ярдәм күрсәтелгән, аларга 1000-нән артык кием
тапшырылган.
Үзәк эше белән танышканнан соң, Казан Мэры мондый төрдәге үзәкләрне
шәһәрнең һәр районнарында да булдыру бурычын куйды.