(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). Казан Мэры Илсур
Метшин торак-коммуналь хуҗалыгы музеенда булып кайтты һәм әлеге өлкәдәге
ветераннар белән аралашып алды.
Музей 2016 елның 25-нче апрелендә Четаев ур., 17 адресы
буенча урнашкан “Уңайлы йорт” идарәче компаниясе офисында ачылган. ТКХ тематик
музее экспозициясе Казанда торак-коммуниаль хуҗалыгының барлыкка килү тарихын
сөйли. Музей экспонатлары арасында канализацион люк капкачы, суны бүлеп тарата
торган колонка, слесарь кораллары җыелмасы, XIX-XX гасырлардагы торак
хуҗалыгының көнкүреш предметлары, автотрансформатор, противогазлар, электр
баганасы, исәп-хисап җайланмасы да бар.
Экскурсовод шәһәр җитәкчесенә тармак архивындагы киң
җәмәгатьчелеккә аз таныш булган тарихларны сөйләде, әлеге экспозициянең
компания, подрядчы оешма хезмәткәрләре һәм халык көче белән булдырылганлыгын
искәртеп үтте.
Әлеге тармакның ветераннары Александр Горнак һәм Спартак
Янаков белән аралашкан вакытта Илсур Метшин шәһәрнең ТКХ системасыннан һәм бу
өлкәдәге белгечләрдән башка яши алмавын билгеләп үтте “Теләсә нинди музей –
тарих ул. Ә тарихны истә тотарга, белергә һәм сакларга кирәк”, - диде Мэр. Ветераннар,
үз чиратларында, җылы сүзләре өчен рәхмәт белдерде һәм шәһәр хакимиятенең ТКХ
тармагына зур игътибар бирүен, күптөрле әһәмиятле мәсьәләләрне чишүләрен
билгеләп үтте.
Чарада шулай ук Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Авиатөзелеш
һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев катнаштылар.