(Казан
шәһәре KZN.RU, 3-нче
октябрь, Алсу Сафина).
Казан Мэры Илсур Метшин
район башлыкларына һәм
челтәрдә эшләүчеләргә җылылык
бирү мәсьәләләре буенча шәһәр
халкыннан килеп ирешкән
мөрәҗәгатьләргә оператив җавап бирү
бурычын йөкләде. Казанлылар
җылылык бирү мәсьәләләре буенча
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетындагы
292-21-02, 292-61-37 кайнар линия
телефоннары аша һәм «Ачык Казан»
системасына мөрәҗәгать итә алалар.
Системада «Җылылык бирү» дигән махсус
бүлек бар.
Бүген
эшлекле дүшәмбе утырышында Башкарма
комитет җитәкчесе урынбасары –
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе
Искәндәр
Гыйниятуллин
социаль һәм бюджет өлкәсендәге
оешмаларның 100%-ының да җылылык белән
тәэмин ителүе турында җиткерде. Җылылык
тулы күләмдә бирелә.
Торак
фондына килгәндә, җылылык системасы
белән тәэмин ителгән күпфатирлы 5213
йортның бары тик 29-ында
гына (0,5%) җылы юк.
Торак-коммуналь
хуҗалыгы комитеты рәисе ассызыклаганча,
җылылык бирү буенча каршылыклар юк.
«Традицион рәвештә җылы
бирелә башлагач та басым
астында җылылык режимы үзгәргәнгә
җылылык челтәрләренә
бераз зыян килә. Бу елда
да мондый очраклар теркәлде. Азино, Яңа
Савин районнарында килеп чыккан очраклар
тиз арада тәртипкә китерелде. Бүген
җылылык бирү буенча каршылыклар юк», -
диде ул.
И.Гыйниятуллин
рәсми рәвештә җылылык сезонының
19-нчы сентябрьдән башлануын искә төшерде.
Моңа кадәр, ягъни 12-нче сентябрьдән
алдан бирелгән гаризалар буенча социаль
өлкәдәге объектларга һәм аерым торак
йортларга җылылык бирелә башлаган.