(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче сентябрь, Зилә Гайфи). Казанның Инженерлар
әзерли торган лицей укучылары яңа уку елын капиталь төзекләндерелгән бинада
каршы алдылар. Моннан тыш, Белем көненә 100-дән артык сәләтле бала өчен
республика программасы кысаларында универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән.
Инженерлык өлкәсендә бердәм белем бирү концепциясе гамәлгә ашырыла торган,
Татарстанда беренчесе булган Инженерлар әзерли торган лицейда бүген Казан Мэры
Илсур Метшин булып кайтты. Шәһәр башлыгы яңартылган уку бүлмәләрен карады һәм
булачак конструкторларның проектлары белән танышты.
Инженерлар әзерли торган лицейда белем бирү дүрт юнәлештә: авиация
техникасы, җир өсте транспорты, радиоэлектроника, IT-технологияләр һәм сәнәгать
дизайны буенча алып барыла. Укучыларны даими рәвештә сайлап алалар. Уку йорты кадрлар
белән 100%-ка тәэмин ителгән. Хәзерге вакытта 21 кеше эшли, укытучылар югары квалификацион
категориягә ия, ике фән кандидаты бар. Директор Венера Хәйретдинова сүзләренчә,
лицейда 5-7 сыйныф укучылары укый (укучылар саны – 104), киләчәктә 11-нче
сыйныфка кадәр белем бирергә уйлыйлар. Укучыларга ФГОС программасы буенча төпле
белем бирәләр.
Лицейның төп үзенчәлеге шунда ки, биредә слесарь,
радиомонтажлау, акыллы электроника һәм робот техникасын эшләү лабораторияләре
булган технология сыйныфы бар. Лабораторияләр ларт-мастерлар, “Scratch” “Duin”,
“Arduino” кебек техник фәннәрне, заманча технология нигезләрен, башлангыч
техник модельләштерүне, радиоэлектрониканы өйрәнү өчен лего-конструкторлар, 3D-принтерлар
һәм 3D-сканерлар белән җиһазландырылган. Прототиплаштыру дәресендә укучылар Илсур
Метшинга компьютерда җыелган роботның баш моделен күрсәттеләр.
Укытучы Артем Герасимов сүзләренчә, укучылар дәресләргә бик
теләп йөриләр һәм көндәлек тормыш өчен стандарт булмаган фикерләр тәкъдим итәләр.
Укучылар исә үзләренең киләчәкләрен инженериядән башка күз алдына да китерә
алмыйлар. “Безгә биредә шөгыльләнү бик ошый. Үз проектларыңны эшләү – ул бик
кызыклы. Киләчәктә без радиоэлектроника белән шөгыльләнергә җыенабыз”, - дип
сөйләделәр Мэрга 6 һәм 7 сыйныф укучылары Дамир белән Раян. Илсур Метшин укучыларны
башкарган эшләре өчен мактады, ул бөек идеяләрнең гади адымнардан барлыкка
килүен аңлатып үтте. “Бөек инженерлар һәм конструкторлар эшчәнлекләрен техник
иҗаттан башлап җибәргәннәр. Безнең илебездә авиация, машина төзелеше, вертолетлар
төзү, IT-технологияләр алга киткән. Сез белемнәрегезне сәнәгатьнең төрле
тармакларында куллана алачаксыз”, - диде Мэр.
Уку дәвамында балалар стандарт проектлардан катлаулыларына күчәләр.
Хәзерге вакытта 8-нче сыйныф укучылары “Акыллы теплица” проекты буенча эшлиләр.
“Без 3 датчик эшлибез: автомат су сибү, таймер һәм яктырту датчигы. Теплица кеше
ярдәменнән башка гына эшли, шунлыктан без аны акыллы дип атадык. Шул ук вакытта
без интернет аша аның кайбер параметрларын үзгәртә алабыз”, - дип сөйләде Олег
Егоров.
Техник иҗаттан тыш, укучылар инглиз һәм немец телләрен
тирәнтен өйрәнәләр. Бу телләрне АКШ һәм Бөекбританиядән килгән укытучылар
укыта. Киләчәктә алар шул илләрдә стажировка үтә алачаклар. Факультатив рәвештә
испан, француз һәм кытай телләре дә өйрәтелә.
Тулаем алганда лицейда киләчәктә укучылар Казан милли
тикшеренү технология университеты-КАИ һәм Казан федераль университетына укырга керә
алырлык төпле белемнәр бирелә, югары техник белем алганнан соң алар Казанның КМПО
һәм Горбунов исемендәге КАПО эшли алачаклар.
Укучылар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертында директор Венера
Хәйрутдинова лицейны булдыруга ярдәм иткәне өчен Илсур Метшинга рәхмәт сүзләре
җиткерде.