(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь, Зилә Гайфи). Россиядәге
FIFA-2018 чемпионатының волонтерлык үзәге активистлары 75-нче номерлы гимназия
укучылары өчен футбол дәресе уздырды, дәрестә исә кунак буларак “Рубин” футбол
клубы уенчылары Сергей Рыжиков, Олег Кузьмин һәм Казан Мэры Илсур Метшин
катнаштылар. Федераль проект кысаларындагы мондый төрдәге дәресләр бүген
Конфедерация кубогы-2018 һәм футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 чараларын оештыручы
барлык 11 Россия шәһәрләре мәктәпләрендә дә старт алды.
Илсур Метшин барлык укучыларны сәламләде һәм яңа уку елы
белән котлады. “Казан үзенең “Рубин”, “Ак Барс”, “Уникс”, “Зенит” спорт
клублары белән билгеле. Моннан кала, шәһәр мәктәпләрендә һәм ишегалларында
универсаль спорт мәйданчыклары ачыла. Шуңа да сез спорт белән дус булырга һәм
сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиешсез”, - диде шәһәр җитәкчесе һәм
укучыларга спорт уңышлары теләде.
Дәрес барышында волонтерлар 9-нчы сыйныф укучыларына Конфедерация
кубогы-2018 һәм футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 тарихы турында сөйләде,
Россиянең кайсы шәһәрләрендә үтәчәклеген хәбәр иттеләр, шулай ук футбол
эмблемасы һәм футбол талисманнары төшенчәләрен аңлатып киттеләр. Шулай ук
яшьләргә ничек волонтер булу серләрен дә ачтылар. Укучылар дискуссияләрдә актив
катнашты һәм үзләренең белемнәрен күрсәтте.
“Рубин” ФК уенчылары белән бу көнне беренче сыйныф укучылары
да танышты. 75-нче гимназиянең беренче сыйныф укучылары капкачы Сергей Рыжиков
һәм сакчы Олег Кузьминнан автограф алу бәхетенә ирештеләр. Беренче сыйныф
укучыларының барысына да “Рубин көндәлеге” бүләк ителде, аның битләреннән
балалар футбол командасының тарихы, уенчылары һәм уңышлары турында белә
алачаклар.
Узган ел гына капиталь ремонт ясалган 75-нче номерлы гимназия
Белем көнен мини-футбол уеннары өчен ясалган яңа спорт мәйданчыгы белән каршы ала.
Мәктәпнең 29 классында 736 бала белем ала, алар арасында киләчәкләрен спорт белән
бәйләргә теләүчеләр дә юк түгел.
Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең беренче
урынбасары Дамир Фәттахов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Киров һәм
Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар катнашты.