(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Казанның беренче курс
студентлары Белем көнен “Казан” гаилә үзәге янында билгеләп үттеләр, алар өчен
биредә бәйрәм концерты әзерләнгән иде. Бәйрәм чарасында ТР Президенты Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин булды.
Татарстан Президенты булачак белгечләрне бәйрәм белән
котлады. Ул соңгы елларда республикада социаль планда, икътисадны үстерү
планында, һәм иң мөһиме югары мәктәпне үстерү буенча зур эш башкарылганлыгын
билгеләп үтте.
Бәйрәм программасы “Прогульщики” рок-төркеме, Айдар
Сөләйманов, “Сәйдәш” бию театры чыгышлары белән дәвам итте. Казанга Белем
көненә чакырылган популяр рэпер T-Killah чараның төп сюрпризы булды.
Билгеләп үтәбез, 2016 елда Татарстан башкаласындагы югары
уку йортларына 20 меңнән артык кеше укырга килде. Белем көне беренче тапкыр “Казан
Арена” стадионы каршындагы мәйданда бәйрәм концерты форматында узган елда үткән
иде.
Бәйрәм чарасында шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе
Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Башкарма комитет җитәкчесенең
беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Казанның ГХАТ идарәсе җитәкчесе Гүзәл
Габбасова һәм Казанның алдынгы югары уку йортлары ректорлары катнаштылар.