(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь, Алсу Сафина). Бүген,
Белем көнендә, Татарстан башкаласында Казан Халыкара мәктәбенең яңа корпусы
ачылды. Тантаналы чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры
Илсур Метшин да катнаштылар.
Чит ил белгечләренең балалары өчен Казан Халыкара мәктәбе нәкъ
ике ел элек эшли башлады. Башлангыч мәктәп ике бинада урнашкан: Мәүләтов
урамындагы кампуста хәзерге вакытта 123 бала белем ала, Федосеев урамындагыда –
61 кеше. Башлангыч мәктәптә 8 Россия һәм 17 чит ил белгече укыта, алар арасында
АКШ, Бөекбритания, Канада, Көньяк Африка кешеләре бар.
Яңа корпуста 450 укучы укый алачак. Хәзерге вакытта Халыкара
мәктәпнең 5-8 сыйныфына 38 укучы язылган. Урта мәктәптә биш Россия белгече һәм
10 чит ил (АКШ, Канада, Малайзия, Көньяк Африка һәм Филиппиналар) укытучысы
эшләячәк.
Укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм остазларын актлар
залында Казан Мэры Илсур Метшин котлады. “Бүген әһәмиятле вакыйга. Без Казанда
һәм Татарстанда күп объектлар ачабыз, әмма монысы бигрәк тә зур әһәмияткә ия”,
- дип билгеләде Илсур Метшин.
Татар Президенты, үз чиратында, мәктәп директоры Нияз
Гафиятуллинга яхшы педагоглар командасы җыйганы өчен рәхмәт белдерде. “Әлеге
мәктәптә укучы балалар дөньякүләм дәрәҗәдә көндәшлеккә сәләтле булачаклыгына
ышанам”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты “Связьинвестнефтехим” компаниясенә
рәхмәт белдерде, әлеге проектны алар ярдәмендә, шулай ук архитекторлар
тырышлыгы белән тормышка ашырганнар.
Халыкара мәктәпнең ике укучысы, яңа корпус ачылышын һәм яңа
уку елы башлануын белдереп, беренче кыңгырауны чыңлатты.