(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур
Метшин Казан мәктәпләре укучыларын һәм студентларын, аларның әти-әниләрен һәм
укытучыларны Белем көне белән котлады.
“Хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, студентлар һәм
әти-әниләр!
Ихлас күңелдән сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану
белән тәбрик итәм!
Беренче сентябрь – үзенчәлекле бәйрәм, ул мәктәп укучылары
өчен дә, студентлар өчен дә яңа тормышка аяк басу. Мәктәп һәм студент еллары –
кеше өчен иң әһәмиятле чорларның берседер, мөгаен, әлеге чорда киләчәккә нигез
салына. Нәкъ менә шушы чорда үзебезнең беренче дусларыбызны табабыз, зирәк
остазларыбызны очратабыз, тормыш өчен әһәмиятле тәҗрибә туплыйбыз.
Беренче сыйныфка баручы укучылар өчен бу бигрәк тә
дулкынландыргыч көн булып тора. Бу елда 14 меңнән артык бала беренче тапкыр
парта артына утырачак. Алар өчен мәктәп еллары бәхетле, якты мизгелләргә, яңа
очрашуларга һәм кызыклы дәресләргә бай булсын.
Барыгызны да тагы бер тапкыр бәйрәм белән котлыйм һәм
укуларыгызда уңышлар телим! Яңа уку елы кызыклы һәм шатлыклы булсын!” – диелә
мөрәҗәгатьтә.