(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август, Зилә Гайфи). Совет районының
Константиновка бистәсендә яши торган 500-ләп бала Белем көнен ремонтланган
47-нче номерлы мәктәптә каршы алачак. Башкарылган ремонт эшләрен Казан Мэры
Илсур Метшин бәяләп кайтты. Шәһәр җитәкчесе уку кабинетларын карады, мәктәп
укучылары белән футбол уйнады, дәресләр өчен аларга яңа туплар бүләк итте һәм
бистәдә тиздән төзекләндерелгән балалар мәйданчыгы ачылачаклыгын җиткерде.
1969 елда төзелгән гомуми белем бирү учреждениесендә яңа уку
елына коммуникацияләрне, тәрәзә һәм эчке ишекләрне алмаштырганнар, керү төркемнәрен,
юыну-бәдрәф бүлмәләрен һәм фасадны ремонтлаганнар, коймалар урнаштырылган. Мәктәп
территориясендә универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше республика программасы
кысаларында мини-футбол, волейбол, баскетбол уеннары өчен зоналар барлыкка килгән,
урам тренажерлары урнаштырылган. Спорт мәйданчыгын төзү буенча төзелеш эшләрен “Төзелеш
һәм консалтинг” ҖЧҖ башкарган.
Ремонт эшләре төгәлләнү хөрмәтеннән мәктәп территориясендә
балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бәйрәм концерты оештырылган иде. Илсур Метшин
Константиновка бистәсе халкын якынлашып килүче Белем көне һәм мәктәптәге ремонт
төгәлләнү белән котлады. Аның сүзләренә караганда, тиздән бистәдә
төзекләндерелгән балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Казан Мэры котлауларына
Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров та кушылды.
Илсур Метшин мини-футболны яратып өлгергән укучылар белән
аралашты. Шәһәр җитәкчесе капкага символок гол кертте, шулай ук мәктәп
укучыларына спорт уңышлары теләде һәм дәресләр өчен инвентарьлар – 3 баскетбол,
3 волейбол һәм 3 футбол тубы бүләк итте.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары
Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – ТКХ комитеты рәисе
Искәндәр Гыйниятуллин, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин һәм башкалар
катнашты.