(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Казанда Шәһәр һәм
республика көнен бәйрәм итү тәмамланды. Казан янында үткән “Татарстан
командасы” концерты кичке программаның төп бизәге булды. Биредә республиканың
иң яхшы иҗат төркемнәре, шулай ук татар һәм рус эстрадасы йолдызлары чыгыш
ясады. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин бәйрәм
кунаклары иде.
Республика башлыгы кичә кунакларын сәламләп, бәйрәмнең югары
дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. “Мин шәһәр җитәкчелегенә, бүгенге бәйрәмне
оештыруда катнашкан барлык кешеләргә, һәм тагын актив, чараларда катнашкан
Казан халкына рәхмәт сүзләре җиткерәм. Бик зур рәхмәт сезгә. Республика көне,
Шәһәр көне белән!”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шәһәрдә төп концерт сәхнәсе итеп бу ел беренче тапкыр
“Казан” гаилә үзәге мәйданы сайланды. Биредә Казан халкы һәм кунаклар өчен
Татарстанның иң яхшы иҗат төркемнәре һәм башкаручылар, Тыва Республикасы һәм Австриядән
килгән ансамбльләр чыгыш ясады. Шулай ук рус эстрадасы йолдызлары да бар иде.
Беренчеләрдән булып сәхнәгә Стас Костюшкин чыкты. Ул үзенең популяр “Fire”, “Женщина,
я не танцую” һ.б. җырларын башкарды. Аннан соң РФ халык артисты Олег Газманов
җырлады. Казанлылар йолдызлар чыгышын бик “җылы” кабул иттеләр.
Кичә аллы-гөлле төсләрдәге салют белән тәмамланды.