(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Бүген
«Казан» ипподромында Республика көненә багышланган ат чабышлары узды. Бу
ел ат спорты чарасына халыкара статус бирелде. Чабышларны
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм
коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков,
Казан Мэры Илсур Метшин, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек
министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм
башкалар күзәтте.
Казан ипподромына килүгә Рөстәм Миңнеханов, матур гадәт
буенча, башта республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре әзерләгән
күргәзмә-ярминкәне карады.
Тамашачы урыннарында Татарстан Президентын чараның хөрмәтле
кунаклары - республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, эре
предприятиеләр җитәкчеләре, чит ил кунаклары көтә иде. Бирегә җыелган
халыкны Республика көне белән тәбрикләп, Рөстәм Миңнеханов бүген
Татарстанда бәйрәм уңаеннан яңа социаль объектлар, сәламәтлек саклау
учреждениеләре, парклар һәм скверлар, яр буйлары ачылуын билгеләп үтте.
«Авгут аенда гына да мин республиканың егермеләп районында
һәм шәһәрендә булдым. Бөтен җирдә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Бүген Яшел Үзәндә Россия транспорт министры
Максим Соколов белән яңа юл кичүен ачтык. Аннан Кама аша сузылган күпернең
икенче чиратын кулланышка тапшырдык. Татарстан үсештә һәм бу
республика халкының тырышлыгы», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Ат спорты бәйрәмендә катнашучы кунакларга шулай ук
Казан Мэры да мөрәҗәгать итте. Ул бирегә җыелганнарны Республика һәм шәһәр көне
белән тәбрикләде һәм Татарстан, аның башкаласындагы зур үзгәрешләрне билгеләп
үтте.
Аннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар трибунага кереп
утырдылар. Бу елгы ат спорты программасында 14 старт каралган иде. Ат
чабышларында Татарстан Республикасы Президенты призына Чечня Республикасы
башлыгы Рамзан Кадыйров аты лаек булды. «Си Коуд» кушаматлы атта беренче
килгән мастер-жокейга бүләкне Рөстәм Миңнеханов тапшырды, дип хәбәр
итә ТР Президенты матбугат хезмәте.