(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Шәһәр һәм республика
көнендә Казанның үзәк урамнары узыш трассаларына әйләнде: Татарстан
башкаласында “Kazan City Racing” автотамашасы үтте. Әлеге чараны Татарстан
Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әзербайҗан Республикасының элемтә һәм югары
технологияләр министры Рамин Гулузаде, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр
министры Николай Никифоров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир
Леонов, Казан Мэры Илсур Метшин һ.б. тамаша кылды. Кунаклар автомобильләр
күргәзмәсен карадылар һәм чыгышларны күзәттеләр.
Күргәзмәне караганда кунаклар Чаллының легендар
“КАМАЗ-мастер” командасы стенды тирәсендә озак тукталып тордылар. Татарстан
лидеры “Зәңгәр армада” командасы белән фотосурәткә төште. Аннары танылган
спортчыларның чыгышлары башланган узыш трегына юл алды.
Каскадерлардан беренче булып “Nissan 350Z” рулендә Терри
Грант белән “Kawasaki” мотоциклында Ли Бауэрс чыкты. Икесе дә Бөекбританиянең
танылган профессиональ спортчылары – алар аерым да, бергә дә трюклар ясап, күп
санлы бүләк ияләре һәм рекорд авторлары. Бигрәк тә икесенең әйләнә буенча
бер-берсенә якын арада һәм кечкенә радиуста хәрәкәт итүләре, Ли Бауэрсның
мотоциклның ал тәгәрмәчен югары күтәреп, барышлый аягын машина канатына куюы
зур кызыксыну уятты. Бауэрс шулай ук барган килеш “Kawasaki”ның әле руленә, әле
бензин багына утырып, төрле трюклар ясады, Терри Грант исә "Nissan”ны
даими әйләнеп торырга мәҗбүр итеп, үзе машина түбәсенә менде яки җиргә төшеп,
янәшәсеннән атлады.
Бөекбританиялеләр артыннан трекка “КАМАЗ-мастер”ның иске һәм
яңа үрнәктәге 2 машинасы чыкты. “Дакар” раллиенда җиңгән Айрат Мәрдиев белән
Эдуард Николаев гаять зур тизлектә борылып, әйләнеп үтеп, күп тонналы йөк
машинасы белән идарә итү осталыгын күрсәтте.
“Legend Stant Team һәм Fail Crew” (икесе дә Россиянеке)
мотоцикллар, автомобильләр белән идарә итү осталыгын күрсәтте. Алар да югары
тизлектә күп санлы трюклар ясады. “Россия Дрифт Альянсы”ннан Максим
Твардовский, Тарас Шатов идарә итеп була торган дрифтта осталыклары белән
гаҗәпләндерде.
Бүгенге экстрим-шоуда Татарстанның танылган автоузышчысы
Тимур Тимерҗанов та күрсәтмә чыгышлары белән катнашты, дип хәбәр итә ТР
Президенты матбугат хезмәте.