(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Бүген Татарстан
башкаласында «Казан» гаилә үзәге янында Республика күләмендә «Мәдәният
бизәкләре» II этнодини фестивале башланып китте.
Фестивальнең төп максаты – шәһәр халкын һәм башкала
кунакларын Татарстанның бай милли һәм дини мәдәнияте белән таныштыру. Чарада
катнашучылар һәм кунаклар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов очрашты. Аны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан Мэры Илсур
Метшин, төрле дин вәкилләре озата йөрделәр.
Бәйрәм мәйданчыгында Рөстәм Миңнеханов «Мәдәниятнең бер
өлеше буларак дин» экспозициясен карады. Күргәзмәдә төрле презентацияләр,
фотокүргәзмә, реставрацияләнгән иконалар, шамаилләр, православие, ислам һәм
башка дин китаплары тәкъдим ителгән иде.
Махсус чатырларда Татарстан Президенты милли киемнәр, халык
сынлы сәнгате экспозицияләрен, чүлмәкчеләр, тимерчеләр оештырган дәресләрне
карады.Рөстәм Миңнеханов шулай ук Австрия, Казахстан һәм Тыва Республикасыннан
килгән иҗат төркемнәре чыгышларын тыңлады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.