(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Зилә Гайфи). Казанда
төзекләндерү эшләреннән соң Урицкий паркы ачылды. Биредә эшләр шәһәр халкының
тәкъдимнәрен исәпкә алып башкарылган. Шәһәр һәм республика көненә шәһәрдәге иң
зур ял зоналарының берсендә яр буйлары төзекләндерелгән, җәяүлеләр өчен яңа
күперләр салынган, балалар һәм спорт мәйданчыклары, амфитеатр җиһазландырылган.
Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм итү хөрмәтенә күңел ачу программасы
оештырылган төзекләндерелгән паркны бүген Татарстан Президенты Рөстәм
Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин бәяләделәр.
Урицкий паркын төзекләндерү проекты шәһәр халкына бу елның
июнь аенда тәкъдим ителгән. Әлеге документ Казанның “Evolution” архитектура
бюросы тарафыннан эшләнгән. Проект турында казанлылар белән фикер алышканнан
соң, төзүчеләр беренче чиратта торган эшләрне башкарырга керешкәннәр. Урицкий
паркының концепциясе “Балачактан кадерле булган парк” дип билгеләнгән.
Шунлыктан проектны эшләүчеләр ял итеп йөрү өчен яшел парк мохитен саклап калуны
тәкъдим иткәннәр.
Паркны карап йөрү вакытында Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур
Метшин шәһәр халкы белән аралаштылар. Көн яңгырлы булуга карамастан, биредә халык
бик күп иде. Казанлылар Татарстан Президенты һәм Казан Мэрына паркны
төзекләндерүгә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Рөстәм Миңнеханов
һәм Илсур Метшин, үз чиратында, сәхнәдән халыкны Шәһәр һәм республика көне
белән котладылар, аларга бәхет һәм иминлек теләделәр.
Яңартылган паркта экскурсияне кунакларга ТР Президенты
ярдәмчесе Наталия Фишман үткәрде. Ул күләмле эшләрнең сулыкны төзекләндерүдән
башланып киткәнлеген сөйләде. Иң беренче итеп каналның бетонлы төбе
чистартылган һәм төзекләндерелгән, аннан соң күлнең яр буйлары тәртипкә
китерелгән. Өч күпер астында су агып чыгу өчен махсус җайланма куелган, күлнең
үзенә аэраторлар урнаштырганнар. Шулай ук каналның бетон белән катырылган
төбендә барлыкка килгән ярыклар бетерелгән. Моннан тыш, “Мәскәү” мәдәният үзәге
янындагы пирс ныгытылган, яңа коймалар куелган, суга төшү юлында агачлар
утыртылган, күлгә үрдәкләр өчен махсус оя урнаштырганнар һәм суга парлы ак
аккошлар җибәргәннәр.
Паркта үзәк элементларның берсе булган күперләр дә
алыштырылган. Халык белән килешенгәннән соң, яшь парлар күперләргә элә торган
йозакларны алганнар һәм аларны вакытлыча саклау өчен “Мәскәү” мәдәният үзәгенә
тапшырганнар. Хәзер исә яңа күперләргә йозаклар эленмәячәк. Авыр булганлыктан
бу күперләрне сафтан чыгара. Сүз уңаеннан, туйда истәлекле фотога төшү өчен
Урицкий паркын сайлаган яшь парларга махсус урын булдырылган. Монда төшерелгән
фотолар бик матур чыга.
Проектны гамәлгә ашыру барышында җәяүле сукмакларын
төзекләндерүгә зур игътибар бирелгән. Велоактивистларның мөрәҗәгатьләрен исәпкә
алып та эшләр башкарылган. Әлеге сукмакларга асфальт салынган һәм яктырту
җайланмалары куелган. Паркка шулай ук 50 эскәмия һәм урна урнаштырылган.
Паркны төзекләндергәннән соң монда этләрне йөртү өчен махсус
урыннар, спорт һәм баскетбол мәйданчыклары, волейбол, мини-футбол зоналары,
чаралар өчен агач настил-амфитеатр, павильоннар (бәдрәфләр, көнкүреш-хуҗалык
биналары), балалар мәйданчыгында яңгырдан һәм кояштан саклану өчен чатырлар
барлыкка килгән.
Урицкий паркын киләсе елда да төзекләндерәчәкләр. “Мәскәү”
мәдәният үзәген төзекләндерергә ниятлиләр, яшүсмерләр өчен экстрим-парк һәм спорт
мәйданчыгы, веломәйданчык төзеләчәк, кафе ачылачак һәм “Авиаторлар аллеясы”
ясалачак.
Чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Киров һәм Мәскәү
районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һ.б. катнашты.