(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Зилә Гайфи). Шәһәр һәм
республика көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур
Метшин Җиңү проспектында урнашкан 56, 58, 60 номерлы йортлар янында оештырылган
ишегалды бәйрәмендә катнаштылар. Шәһәр һәм республика көне уңаеннан
якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр бүләк буларак универсаль спорт мәйданчыгына
ия булдылар. Биредә балалар өчен уен зоналары да каралган.
Универсаль спорт мәйданчыгы күпфатирлы өч йорт ишегалдында
урнашкан. Биредә 1500 тирәсе кеше яши. Җирле халык инде күптәннән ишегалдын
төзекләндерү мәсьәләсен күтәргән булган. Алар ял һәм спорт белән шөгыльләнү
зоналары булган мәйданчык теләгәннәр. Халык мөрәҗәгатен канәгатьләндерү өчен,
«Идел буе районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарә компаниясе» агымдагы
төзекләндерү программасы кысаларында универсаль спорт мәйданчыгын төзүгә дә
материаль чаралар тапкан.
Мәйданчыкны җирле халык фикерләрен исәпкә алып
проектлаштырганнар. Биредә эшләр бу елның июнь аенда башланып киткән. Хәзерге
вакытта монда 6 мәйданчык төзекләндерелгән, шул исәптән 4 уен зонасы,
полиуретан капламлы футбол-баскетбол кыры һәм ял зонасы булдырылган.
Рөстәм Миңнеханов биредә яшәүчеләрне Шәһәр һәм республика
көне белән тәбрик итте. Ул яңа ишегалдының олылар һәм балалар өчен иң яхшы
бүләк булуын билгеләп үтте. «Сезнең ишегалдыгыз бүген бөтенләй башка төрле.
Биредә яшәүчеләргә ял мизгелләре рәхәтлек бирсен. Мондый проектлар шәһәребездә
күп булырга тиеш», - диде Татарстан Президенты.
Илсур Метшин, казанлыларга мөрәҗәгать итеп, универсаль спорт
мәйданчыгы төзелеше белән бергә, биредә шулай ук юлларның капиталь
төзекләндерелүен әйтеп үтте. «Хәерле көн, кадерле күршеләр. Сезгә күршеләр дип
дәшәм, чөнки үзем дә 15 ел элек шушы тирәдә яшәдем. Сезне яңартылган
ишегалдында сәламләвемә бик шатмын. Бу тирәдә шулай ук юллар да
төзекләндерелде. Идарә компаниясенең район администрациясе белән бергә
казанлыларга тагын бер бүләк ясый алуы бик куанычлы хәл», - дип билгеләп үтте
Мэр.
Бәйрәм хөрмәтенә йортлар ишегалдында балалар өчен «Кидспейс»
һөнәрләр шәһәре эше оештырылган иде, балалар интерактив формада фермер, сатучы,
табиб, конструктор һәм төзүче кебек һөнәр ияләре була алдылар. Олырак яшьтәге
балалар төрле ярышларда катнашып, мини-футбол һәм баскетбол уйнадылар. Тамашачылар
өчен шулай ук концерт программасы әзерләгәннәр иде. Бәйрәм ахырында ишегалдында
шарлар очырдылар.
Чарада ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Башкарма
комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Башкарма комитет
җитәкчесе урынбасары - Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин,
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, «Идел буе
районы торак-коммуналь хуҗалыгы идарә компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән
җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Йосыпов, «Суралстрой» ТК җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Илназ Сибгатов һәм башкалар катнашты.