(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Алсу Сафина). Бүген
шәһәр ратушасында FIFA-2018 футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәр -
Казан илчеләре исемнәрен игълан иттеләр. Әлеге тантана шәһәр үсешенә зур өлеш
керткән башкала һәм предприятие кешеләрен хөрмәтләү кичәсе кысаларында үтте.
Алда торган турнир илчеләренә сертификатларны Казан Мэры Илсур Метшин тапшырды.
Казанның “Рубин” клубы футболчылары Сергей Рыжиков һәм Эльмир
Нәбиуллин, рус ватерполчысы, Россиянең атказанган спорт остасы, Сиднейда үткән
Олимпиадада көмеш медаль яулаган Ирек Зиннуров, ТР атказанган артисты, “Голос” проекты
финалисты Эльмира Кәлимуллина һәм актриса, “4 татар” тапкырлар һәм шаяннар
клубы командасы капитаны, хатын-кызлар өчен “Comedy Woman” юмор тапшыруында
катнашучы, “Самый лучший муж” тапшыруын алып баручы Екатерина Скулкиналарга
илче таныклыгы бирелде.
Исегезгә төшерәбез, бүген шулай ук “Казан Арена” стадионына
багышланган, “Россиядә FIFA-2018 футбол буенча дөнья чемпионаты. Стадионнар”
дигән почта маркасын кабул итү тантанасы үтте.
“Әлеге ике вакыйга безнең алдагы турнирларга – Конфедерация
кубогына һәм футбол буенча дөнья чемпионатына зур ышаныч белән баруыбызны
раслый. Без бүгенге чараларны юкка гына мондый әһәмиятле бәйрәмдә - Республика
һәм шәһәр көнендә үткәрмибез. Почта маркасын кабул итү һәм дөнья чемпионаты
илчеләрен игълан итү тантанасы безнең һәрберебез өчен үзенчәлекле бүләк булсын,
ул Казанның чыннан да Россиянең спорт башкаласы икәнен расласын”, - диде И.Метшин.