(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Алсу Сафина). Бүген Казан
ратушасында Республика һәм шәһәр көненә багышланган тантаналы җыелыш үтте.
Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласының үсешенә һәм чәчәк атуына зур
өлеш керткән шәхесләргә шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшырды. Чарада Казан
шәһәр Думасы депутатлары, район администрацияләре башлыклары, Башкарма
комитетның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм мактаулы кунаклар катнашты.
Чараны ачып, Казан Мэры шәһәр үсешенә үзләреннән зур өлеш
керткән һәм хөрмәт казанган кешеләрнең тантаналы җыелыш кунаклары булуын
билгеләп үтте.
“Соңгы елларда ирешелгән барлык уңышларда да әлеге залда утыручыларның
– Казанның мактаулы гражданнарының, предприятие, учреждение һәм оешма
җитәкчеләренең һәм актив казанлыларның өлешләре бик зур”, - диде шәһәр башлыгы.
Ул бүген башкаланың 1011 еллыгы билгеләп үтелгәнлеген искә
төшереп үтте. Һәм соңгы елда Казанда ниләр башкарылганлыгына игътибар юнәтте.
Казанны яшәү өчен иң уңайлы һәм төзекләндерелгән Россия шәһәрләренең берсе итү
өчен алдагы 5 елга төп программаның өстенлекле 12 үсеш юнәлеше кабул ителгән.
Хәзерге вакытта 2030 елга кадәр яңа стратегия эшләнелә.
Туучылар саны буенча рекорд куелган - 2015 елда 24 мең бала,
бу елның 8 аенда 16 меңнән артык бала туган. Соңгы 2 елда шәһәрдә 23 муниципаль
балалар бакчасы төзелгән һәм ике хосусый балалар бакчасы ачылган, “Салавап
күпере”, “Кояшлы шәһәр” исемендәге яңа микрорайоннар барлыкка килгән. Бу елда
800 мең кв.м торакны кулланышка тапшырырга ниятлиләр.
Илсур Метшин Идел буе, Совет, Яңа Савин районнарын тоташтыра
торган яңа метро тармагын төзү мәсьәләсенең дә хәл ителүен җиткерде. 33 ял
зонасы яңартылган, Горки-Әмәт урманын төзекләндерү проекты эшли, “Черек күл”
паркын төзекләндерү буенча эшләр алып барыла, Идел, Казансу елгалары, Кабан
күле яр буйлары төзекләндерелә, Аккош күлендә ял зоналары яңартыла, Казанның
зооботаника бакчасы төзекләндерелә. 2015-2016 елларда Казанга 3,6 млн артык турист
килеп киткән.
И.Метшин сүзләренчә, катлаулы мәсьәләләрне чишүдә республика
җитәкчелеге һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов зур ярдәм күрсәтә.
Аннан соң бирегә җыелган кунакларга республика һәм шәһәр
бүләкләре тапшырылды.