(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август, Алсу Сафина). Бүген Казан
ратушасында “Казан Арена” стадионына багышланган почта маркасын тәкъдим итү
тантанасы үтте. Әлеге стадионда 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты
үтәчәк. Тантанада Казан Мэры Илсур Метшин, Элемтә буенча федераль агентлык
җитәкчесе Олег Духовницкий, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов
катнашты.
“Бүген без Россиядә беренче тапкыр үтәчәк футбол буенча
дөнья чемпионатына тагын да якынайдык, - диде Илсур Метшин. – Мондый чараларга
багышланган филателистик продукцияне чыгару бөтен дөнья буенча традициягә
кергән вакыйга. Без дә моннан калышмыйбыз”.
Шәһәр башлыгы Казанның турнирга багышланган марканы тәкъдим
итү тантанасы үтә торган дүртенче шәһәр булуына игътибар итте. Алдарак мондый акцияләр
Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Түбән Новгородта үткән. Дөнья чемпионаты матчлары
Россиядә барлыгы 11 шәһәрдә үтәчәк. Илнең төп стадионнары, шул исәптән “Казан
Арена” сурәтләнгән маркалар дөнья тарихында Россия чемпионаты турында искә
төшереп торачаклар, дип ышана Илсур Метшин.
Аның сүзләренчә, мондый турнирны үткәрү – зур җаваплылык
таләп итә, шунлыктан дөнья чемпионатын үткәрүгә җитди әзерлек эшләре бара. Илсур
Метшин федераль программа буенча Казанда күнегүләр өчен мәйданчыклар төзелүен
һәм төзекләндерүен искә төшереп үтте. Бу елда “Рубин” һәм “Элекон”
стадионнарында күнегүләр өчен каралган мәйданчыкларны төзекләндереп
бетерәчәкләр. Киләсе елга биш футбол кырында эшләр тәмамланачак.
“Без спортчыларны идеаль шартлар белән тәэмин итәргә
омтылабыз”, - дип ассызыклады Казан Мэры. Футбол буенча дөнья чемпионатыннан
мирас булып яңартылган футбол кырлары, шул исәптән “Казан Арена” стадионы
калачак.
Шәһәр башлыгы чемпионатка волонтерларны әзерләүләрен дә
әйтеп үтте. Аларны Идел буе спорт һәм туризм академиясендә әзерлиләр. “Мин бу
юлы да безнең актив яшьләребез үзләренең профессиональ осталыкларын югары
дәрәҗәдә күрсәтәчәкләр дип ышанам”, - диде Илсур Метшин.
Ул филателистлар җыячак маркаларның грандиоз халыкара
вакыйга символына әйләнәчәгенә һәм илгә уңыш алып киләчәгенә өмет белдерде. “Чемпионатта
катнашучыларның һәм кунакларның күңелләрендә шәһәребезнең, республикабызның һәм
илебезнең кунакчыллыгы, киң күңеллелеге турында истәлекле хатирәләр калдыру
өчен безгә әле бик күп тырышырга кирәк”, - диде Казан Мэры.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, почта маркасын тәкъдим итү
өчен истәлекле сувенир штемпеле әзерләнгән. Анда Шәһәр һәм республика көнен
бәйрәм итү вакыты - 30 август күрсәтелгән. Әлеге штемпель белән марка
ябыштырылган конвертларга оттиск төшерелә. 21 сум торачак “Россиядә FIFA 2018 футбол
буенча дөнья чемпионаты. Стадионнар” маркасында “Казан Арена” стадионы
сурәтләнгән. Маркаларны инде барлык почта бүлекчәләрендә табарга була.
“Футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган, бәһасе
булмаган филателистик программа башланып китте. Марка тиражы - 400 мең данә - бу
бик җитди сан, - дип билгеләп үтте Олег Духовницкий. – Маркалар ил буйлап
таралачак һәм алар чит илләргә кадәр барып җитеп, алда торган дөнья чемпионатын
һәм Казанны популярлаштыруга ярдәм итәчәк”.