(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Казан Мэры Илсур
Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләрне Татарстан Республикасы Көне һәм Казан
шәһәре Көне белән котлады.
“Хөрмәтле казанлылар!
Сезне ихластан Татарстан Республикасы Көне һәм Казан шәһәре
Көне белән котлыйм!
Соңгы елларда Татарстан башкаласы бик үзгәрде, ул заманча,
төзекләндерелгән шәһәргә әйләнде. Казанда булган уңай үзгәрешләр беренче
чиратта кешеләргә – шәһәрнең чәчәк атуына зур өлеш керткән халыкка бәйле.
Бүген Татарстан динамик үсештә булган төбәкләрнең берсе
булып санала, ул икътисади яктан тотрыклылык һәм төрле милләт, дин вәкилләре
белән дуслык-татулык үрнәге булып тора. Казан исә инвесторларның һәм
туристларның игътибарын җәлеп итә торган зур мөмкинлекләр шәһәре.
Безнең шәһәребездә дөнья күләмендә, шул исәптән спорт
өлкәсендә дә зур чаралар үткәрелә. Шунлыктан аны Россиянең спорт башкаласы дип
тә йөртәләр. Казан үзенең кадерле кунакларын матурлыгы һәм кунакчыллыгы белән
таң калдыра. Без сезнең белән бергә кайбер шәһәрләр башкарып чыга алмаган
гамәлләр кылдык – меньеллык тарих дәвамында тупланган рухи мирасны саклап кала
алдык, мәдәни һәйкәлләре һәм заманча инфраструктурасы булган, гасырлар
дәвамында тупланган гореф-гадәтләрне һәм яңалыкларны үзендә саклап калган
уңайлы шәһәр киңлекләре булдырдык.
Алда әле безне яңа җиңүләр, уңышлар көтә дип ышанам һәм без сезнең
белән бергә балаларыбыз, оныкларыбыз өчен Казанны тагын да матур, уңайлы итү
өчен тырышачакбыз.
Бәйрәм белән! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек,
шәһәребезгә һәм республикабызга исә – үсеш һәм алга таба чәчәк атуларын телим!”
- диелә котлауда.