Казанда “Заречье” канализация-насос станциясе төзелеше башланачак
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Ирина Смирнова). Якын арада
Казанда “Заречье” канализация-насос станциясе төзелеше башланачак. Бу хакта
бүген “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин
хәбәр итте. Бу – шәһәрнең төньяк өлеше үсешенә көчле ярдәм булачак.
Шәһәр җитәкчесе билгеләп үткәнчә, станциягә реконструкция
күптән таләп ителгән.
“Заречье”
канализация-насос станциясе төзелеше гамәлдәге челтәрләрне бушатырга ярдәм итеп
кенә калмаячак, шул ук вакытта кушыла торган куәтлелекне 10 елга алдан тәэмин
итәргә булышачак, дип билгеләп үтте шәһәр җитәкчесе.
И.Метшин шулай ук кабул ителгән технологик карар белән
берьюлы биологик чистарту корылмалары төзелеше дә алып барылачаклыгын җиткерде.