(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Зилә Гайфи). Татарстан Президенты
Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин Казанның Идел буе районындагы “Кояшлы
шәһәр” микрорайонында урнашкан 73-нче номерлы “Кояш нуры” балалар бакчасы
ачылышында мәртәбәле кунак буларак катнаштылар. Яңа мәктәпкәчә белем бирү
учреждениесендә төп игътибар татар халкы мәдәнияте аркылы музыка сәләтләрен
үстерүгә юнәлтелә.
Балалар бакчасы – Г.Ахунов ур., 10а адресы буенча урнашкан
бинаның 2-нче катында 2652,5 кв.метр мәйданда. Балаларның сәләтләрен үстерү
өчен мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә барлык шартлар да булдырылган –
бинада музыка һәм физик күнекмәләр залы, методик кабинет, психология кабинеты,
балаларны татар теленә өйрәтү кабинеты, логопед-укытучы кабинеты, шулай ук
медицина блогы, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе, спорт-уен мәйданчыгы бар.
Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә әти-әниләрне һәм
балалар бакчасы коллективын котлап үтте, һәм әлеге бакчаның микрорайондагы
икенче балалар бакчасы булуын ассызыклап үтте.
Илсур Метшин, казанлыларны котлап, Казанда мәктәпкәчә белем
бирү учреждениеләре төзелеше зур темп белән барганлыгын ассызыклап үтте. “Ихлас
күңелдән сезне “өй туе” белән тәбрик итәм. Сезнең белән бергә башкалабыз өчен
шатланасы һәм Татарстан Президентына ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсе
килә. 5 ел эчендә без Казанның яңа биналарында һәм торак микрорайоннарында
74-нче балалар бакчасын ачабыз. Моннан кала, балалар бакчалары капиталь ремонт
программасы буенча яңартылалар. Боларның барысы да яшь казанлыларны урыннар
белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә”, - диде шәһәр Мэры.
Ачылыш уңаеннан балалар бакчасы ишегалдында сабыйлар
катнашлыгында импровизацияләнгән милли ишегаллары әзерләнгән, музыка, әдәби һәм
бию чыгышлары белән бәйрм концерты оештырылган иде. Соңыннан Рөстәм Миңнеханов
һәм Илсур Метшин балалар бакчасы бинасын карап чыктылар.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен ачу тантанасында шулай
ук ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ
министры Ирек Фәйзуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир
Фәттахов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Вахитов һәм Идел буе
районнары башлыгы Андрей Лобов, “Ак Таш” ҖЧҖ директоры Газинур Әхмәтов
катнаштылар.