(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). Бүген Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика клиник хастаханәсе
перинаталь үзәгенең яңа корпусында булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары
Васил Шәйхразыев, ТР сәламәтлек саклау министнры Гадел Вафин, ТР төзелеш,
архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан Мэры Илсур Метшин һәм
башкалар озата йөрде.
Медицина объекты төзелеше ике ел элек башланды. Яңа
заманча перинаталь үзәк - Россиядә быел ачылуы көтелгән шундый учреждениеләрнең
берсе. Бүген төзелеш-монтаж эшләре тәмамланды. Хәзерге вакытта соңгы
төзекләндерү эшләре бара. Гадел Вафин сүзләренчә, көз башыннан үзәк эшли башлый,
дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Татарстан Президенты операцияләр блогын, шәхси бала табу
залларын һәм бала белән бала палаталарын карады.
ТР сәламәтлек сакалу министры хәбәр иткәнчә, яңа үзәк
заманча җиһазландырылган, бу балаларга, вакытыннан алда табучы хатыннарга югары
технологияле һәм махсус медицина ярдәмен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Бала табу өчен яңа корпуста 195 урын каралган. 10 заманча
шәхси бала табу залларында хатын-кызлар белән булачак аталар һәм туганнары
урнаша ала. Яңа туган балалар өчен реанимация бүлегендә 16 урын, алар да
заманча югары технологияле җиһазлар белән тулыландырылган. Бала табудан соңгы бүлектә
70 урын, алар ике катта урнаша һәм анда ана белән баланың бергә урнаша алуы
каралган.
Аннан Рөстәм Миңнеханов гамәлдәге прениталь үзәкне карады.
Анда Юлия Малова һәм аның яңа туган кызы Софияне тантаналы озату чарасы үтте.
Татарстан Президенты Маловлар гаиләсен өченче балалары туу белән котлады һәм
ныклы сәламәтлек теләде.