(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август). 3-нче сентябрьдә
Казанда К.Васильевның ел саен бирелә торган шәһәр премиясен тапшыру тантанасы
була. Константин Васильев музееннан ерак түгел урнашкан Бауман урамында “Васильев
кварталы” ачылачак. Иртә таңнан яшь рәссамнәр Васильев картиналары мотивлары
буенча рус әкиятләре геройларын ясаячаклар. Акция танылган рәссамның туган көне
уңаеннан оештырыла. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казанның
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.
К.Васильев исемендәге премия белән Казанның сәнгать
мәктәпләре педагоглары бүләкләнә. Бу елда конкурсның финал турына 26 яшьтән
алып 63 яшькә кадәрге 11 кеше кергән. Казанның сәнгать мәктәпләренең иң яхшы
ике педагогына приз буларак 30-шар мең акча биреләчәк.
Биредә үк “Өч исем, өч язмыш” исемендәге күргәзмә ачылачак:
шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары Казанның легендар рәссамнәре булган Александр Жарский, Илдар Ханов һәм Илдар
Зариповның эшләрен карый алачаклар. Алар барысы да Васильевның танышлары булган,
ә Жарский һәм Ханов аның белән яшүсмер вакытта дус булганнар.
Константин Васильевның иҗатына булган мондый кызыксыну аның
шәһәр тарихында зур өлеш кертеп калдырганлыгы турында сөйли, дип билгеләп үтте
Илсур Метшин. “Иртәгә без әлеге елъязманы дәвам итәчәкбез, Казан үсешенә
үзләреннән өлеш керткән лаеклы кешеләрне Мактау китабына кертәчәкбез һәм “Шәһәрнең
мактаулы гражданины” исемен бирәчәкбез”, - диде ТР башкаласы Мэры.