(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы август, Алсу Сафина). Казанның барлык
мәктәпләре дә, шул исәптән капремонт программасына эләккәннәре дә, укучыларны
кабул итәргә әзерләр. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Мәгариф идарәсе
башлыгы Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, бу елда 17 мәктәптә һәм 3 балалар
бакчасында 504 млн. сумга капиталь ремонт үткәрелгән, 286 мәгариф учреждениесендә
122 млн. сумга агымдагы ремонт эшләре ясалган. “Моннан кала хәзерге вакытта 4
спортзалда һәм бер спорт мәйданчыгында ремонт эшләре бара”, - дип билгеләп үтте
Илсур Һадиуллин. “Берничә җитешсезлекләрне исәпкә алмаганда – аларның барысы да
август ахырына бетереләчәк, – мәктәпләр яңа уку елында укучыларны кабул итәргә
әзерләр”, - дип билгеләде ул.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, “Мәктәбеңә булыш” акциясе
ярдәмендә учреждениеләрне яңартуга өстәмә рәвештә якынча 8 млн. сум акча җыелган.
Докладчы “Һәркемгә дә уңайлы мохит” дәүләт программасы
кысаларында 61 учреждениенең физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга
яраклаштырылганлыгын җиткерде. 15 база мәктәбендәге 600-дән артык баланы 19
автобуста мәктәпләргә китерәчәкләр. Барлык мәктәпләрдә дә ике тапкыр кайнар
ризык белән тәэмин итү каралган, аз керемле гаиләләргә ташламалар булачак,
бушлай озынайтылган көн төркемнәре эшләячәк.
“Беби-бумга бәйле булган мәктәпләр төзелеше – иң четерекле
мәсьәләләрнең берсе”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин. Ул соңгы
алты елда 100-дән артык балалар бакчасы төзелгән һәм ремонтланганлыгын искәртеп
үтте. “Чират – мәктәпләрдә. Мәктәпләргә ихтыяҗ бик зур”, - дип билгеләде шәһәр
җитәкчесе.
И.Метшин сүзләренә караганда, Татарстан шәһәрләре арасында мәктәпләргә
булган ихтыяҗ иң күбе Казанга туры килә. Казан Мэры әлеге проблеманы республика
һәм федераль хакимияте булышлыгында чишә алырбыз дигән ышанычын белдерде.
Бу уку елында шәһәр мәктәпләрендә 115 мең казанлы, шул 14
мең беренче сыйныф укучысы белем алачак. 68 мең бала мәктәпкәчә белем бирү
учреждениесе бусагасын атлаячак, шуларның 15 меңе – беренче тапкыр.