(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август). Бүген Казан Мэры Илсур
Метшинга адмирал верфенең архитектура ягыннан чишелешен һәм музей экспозициясе концепциясен
тәкъдим иттеләр. ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова тәкъдим иткән концепция
нигезендә, музей экспозициясе ике өлештән торачак. Маяк, верфь, тарихи
көймәләр, причал, водолазлар һәм яхта мәктәбе булган заманча өлешне 36 га мәйданлы комлы култыкка
урнаштырырга телиләр. XVIII гасырда Петров верфе булган җирлек – Адмирал конторасы
бинасын хәтерләтә торган төп музей бинасы кергән урын тарихи өлешне тәшкил
итәчәк.
Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының Шәһәр
төзелеше һәм авыл җирлекләрен планлаштыру кафедрасы мөдире Александр Дембич шәһәр
башлыгына музей композициясен урнаштыруның берничә варианты, шул исәптән Петров
паркы тирәсенә урнаштыру мөмкинлеге каралганлыгын җиткерде. Олеся Балтусова
билгеләп үткәнчә, әлеге мәсьәлә буенча бик күп фикер алышулар үткән. Озак
вакытлар дәвамында барган мондый чараларда эшлекле төркем әгъзалары – туган
якны өйрәнүчеләр, архитекторлар, төзүчеләр, шәһәр төзүчеләр, планлаштыручылар,
чиновниклар, музей эшчеләре катнашкан.
Киңәшмә үткән җирдә – Казансу борылган урында 300 ел элек
Петров исемендәге суднолар төзү һәм ремонтлау урыны булган. Ул зур урынны биләп
торган. Казан Мэры бу тарихи фактны дәлилли торган чыганакларның булу-булмавы
белән кызыксынды. А.Дембич аңлатуынча, төрле еллардагы тарихи планнарны чагыштырып
караганнан соң әлеге җирлектә суднолар төзү урыны булганлыгы расланган.
Музей залларының берсе яңадан торгызылган “Тверь” галерасында
урнаша алыр иде. Александр Дембич Екатерина II әлеге галерада Казанга килүен
һәм аны шәһәргә бүләк итеп калдыруын искә төшереп узды. Кызганыч, узган
гасырның 50-нче елларында хәрби көймә янган.
“Әлеге вариант логикага нигезләнгән, ул “Иске үзән” паркын
үстерергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләп үтте Олеся Балтусова.
Ул Казанның 2017 елгы Федераль адрес инвестиция программасына
керү мөмкинлеге барлыгын аңлатып үтте. Моның өчен яңа елга кадәр адмирал конторасы
һәм “Тверь” галерасының проект-смета документациясен төзергә һәм дәүләт
экспертизасын үтәргә кирәк икән.
Казан Мэры концепцияне хуплады. Алга таба концепция
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим ителәчәк.
Эшлекле киңәшмә барышында Казан Башкарма комитеты
җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов буаны һәм аңа якын территорияне
экологик тернәкләндерү темасына кагылып үтте. “Экологик тернәкләндерүгә федераль
үзәктән 22,5 млн. сум һәм безнең бюджеттан 15,5 млн. сум күләмендә акча бүлеп
бирелде. Эшләр башланып китте. Финанслауга карап, эшләр 2-3 елга сузылачак”, -
диде Дамир Фәттахов.
Эшлекле киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис
Калинкин, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Рөстәм
Нигъмәтуллин, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей
Миронов, ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һ.б. катнашты.