(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче август, Алсу Сафина). Капиталь ремонт
ясаганнан соң 243-нче номерлы балалар бакчасы танымаслык итеп үзгәргән. 8 ай
эчендә бинада җылытылган идәннәр җәелгән, ясле төркеме булдырылган, татар теле
һәм логопедия кабинетлары киңәйтелгән, балаларга шахмат, кул эшләре, сәләтләрен
үстерү буенча дәресләр үткәрү мөмкинлекләре барлыкка килгән, балалар бакчасы
территориясе төзекләндерелгән. Башкарылган эшләрнең сыйфатын шәһәр Мэры Илсур
Метшин карап кайтты.
Балалар бакчасы җитәкчесе Наталья Санина сүзләренә
караганда, 1973 елда салынган бина түбәсеннән су үткән, кайнар су булмаган,
электр уты белән проблемалар күзәтелгән. Биредә түбә ремонтланган, керү
ишекләре ясалган, инженер коммуникацияләре, юыну-бәдрәф бүлмәләре эшләнгән,
тәрәзә һәм ишекләр алмаштырылган, шулай ук башка эшләр башкарылган. Капремонтны
“Восток-С” ҖЧҖ подрядчы оешмасы үткәрә.
“Балалар бакчаны
танымый”, - диде Илсур Метшин балалар бакчасын карап чыкканнан соң. “Безнең хәтта
хезмәткәрләребез дә шаккатты”, - дип җавап бирде бакча җитәчесе.
Балалар бакчасын карау барышында Мәгариф идарәсе җитәкчесе
Илсур Һадиуллин, башка балалар бакчаларындагы кебек үк, җиһазландыру мәсьәләсе
ачык булып калганлыгын җиткерде. Иске җиһазларны инде кулланып булмый, ә
капремонт программасы буенча яңасын алу каралмаган. “Бу мәсьәләне уйлап бетерербез”,
- дип өмет бирде Илсур Метшин.
“Мәктәпләргә капремонт ясау программасы гомуми белем бирү
учреждениеләрен, шул исәптән балалар бакчаларын ремонтлау программасына кадәр
киңәер дип өметләнәбез. Казандагы 210-нан артык балалар бакчасы (63%-тан артыгы)
капремонтка мохтаҗ, - дип сөйләде Илсур Һадиуллин. – Капремонт программасы балаларыбыз
өчен Россия мәгариф һәм фән өлкәсендәге күзәтчелек һәм башка күзәтү органнары таләпләренә
туры килә торган балалар өчен заманча шартлар булдыру проблемасын чишәчәк”.
Шәһәр Мэрын Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары –
ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар озата йөрде.