(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август, Ирина Смирнова). Казанда белем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Хәзерге вакытта бу елгы программага кергән мәктәп һәм балалар бакчаларында эшләр 97%-ка үтәлгән. Бу турыда бүген үткән эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде. Бюджеты 504,6 млн. сумны тәшкил иткән программага Казанның 17 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 3 балалар бакчасы кертелгән. Бүген 10 мәктәптә һәм 1 балалар бакчасында эшләр тулысынча тәмамланган. “Киләсе атна эшләрне тәмамлау өчен соңгы атна булачак, 25-нче августтан соң мәктәпләрне яңа уку елына әзерли башлаячаклар”, - дип җиткерде Искәндәр Гыйниятуллин.
Узган еллардагыча, мәктәпләрдә 8 төр төзекләндерү эше башкарылган – түбә, фасадлар төзекләндерелгән, фундаментлар ныгытылган, инженер системалар, санитар челтәрләр, керү төркемнәре, ишекләр һәм тәрәзәләрне алыштырганнар, балалар бакчаларында исә ясле төркемнәрендә идәннәр җылытылган, урамдагы мәйданчыкларда кояштан саклый торган махсус чатырлар эшләнгән.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары “Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру дәвам иткәнен искә төшереп үтте. Әлеге программа физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм аз хәрәкәт итә торган кешеләр өчен уңай шартлар булдыруны үз эченә ала. 2016 елда программага Казанның 3 мәктәбе һәм 2 балалар бакчасы кертелгән. Гомуми бәясе – 15,5 млн. сум.
Соңгы 5 ел эчендә Казанда әлеге программа буенча 122 гомуми белем бирү учреждениесе һәм 7 балалар бакчасы төзекләндерелгән. 70 меңнән артык Казан укучысы һәм 1,3 меңгә якын нәни үзләренең яна уку бүлмәләренә һәм балалар бакчасындагы төркемнәргә килгәннәр.
“Республикабыздагы мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасының аналоглары юк. Тузган торакны юкка чыгару программасыннан соң, торак фондын капиталь төзекләндерү программасы белән бергә, әлеге президент программасының хәле бер дәрәҗәдә яхшы", - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин. “Йөз егерме ике мәктәп өчен әлеге программа зур ярдәм булды. Бу төзекләндерелгән бүлмәләр генә түгел, бу бөтенләй башка укыту дәрәҗәсе дигән сүз. Мәктәпләрдә башка рух. Укытучыларның һәм укучыларның кәефенә дә бик уңай тәэсир итә бу күренеш. Ләкин эшләр күп әле – чиратта балалар бакчаларын төзекләндерү эшләре”, - диде шәһәр башлыгы. Ул “кыен икътисади шартларда әлеге программаны дәвам итәргә мөмкинлек биргән” Татарстан Президентына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
2017 елгы программага 13 мәктәп һәм 7 балалар бакчасы кертеләчәк. Төзекләндерү эшләренең гомуми бәясе, бу елдагыча, 504 млн. сумны тәшкил итәчәк.