(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август, Алсу Сафина). 30-нчы
августка Казанда берничә социаль инфраструктура объектларын ачу
планлаштырылган. “Республика көненә һәм Шәһәр көненә без төрле объектлар
ачачакбыз. Вакытлы финанслау һәм Татарстан Президенты игътибары аркасында без
30-нчы августка төп эшләрне тәмамлаячакбыз. Объектлар арасында ремонтланган
ишегаллары да, мәктәпләр дә, балалар бакчасы да, парклар да, скверлар да бар”,
- диде бүгенге аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин.
Бәйрәм алды атнасы алдыннан шәһәрдә берничә объект ачылачак:
“Кояшлы шәһәр” торак комплексында 140 урынга яңа балалар бакчасы, 47-нче һәм
171-нче номерлы мәктәп територияләрендә спорт мәйданчыклары, МЕГА сәүдә
комплексында утлы фонтан. 30-нчы
августта реконструкциядән соң Урицкий исемендәге парк ачылачак.
Дамир Фәттахов сөйләп үткәнчә, бу көнне Казан ратушасында
традиция буенча шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшыру һәм шәһәрнең Мактау
китабына кертүгә багышланган шәһәркүләм тантаналы чара узачак. “Бу көнне без
традиция буенча Ратушада шәһәр үсешенә, сәнәгатенә, эшмәкәрлек, мәдәният,
медицина, спорт, мәгариф тармагына саллы өлеш керткән алдынгы шәһәрлеләрне һәм
коллективларны бүләкләп үтәчәкбез, - дип билгеләде Илсур Метшин. – Бу елда
казанышлары күп булган лаеклы шәһәрлеләрне билгеләячәкбез”.
Дамир Фәттахов бәйрәм программасы турында тулы итеп сөйләп
үтте, ул үз эченә халык иҗаты бәйрәмен, Горький паркындагы балалар һәм спорт
бәйрәмен, Иске Татар бистәсендәге “Казан сөлгесе” фестивален, Казан
ипподромындагы ат-спорты бәйрмен, “Казан” гаилә үзәге янындагы яр буенда бай
эчтәлекле концерт программасын һәм Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда “Казан
көзе” опера фестивален ала.
Бәйрәмнең тулы программасы белән биредә танышып була.