Казанның “Рубин” командасы “Анжи”га оттырды
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы август). Бүген Казанның “Рубин”
командасы футболчылары Үзәк стадионда Махачкаланың “Анжи” клубына оттырды.
Очрашу РФПЛның дүртенче туры кысаларында Казанда узды.
Казанлылар очрашуның 34-нче минутында исәпне ачты. Көндәшләр
капкасына гол кереп 3 минут та үтмәде, алар исәпне тигезләп тә куйды.
Икенче тайм башында ук Рыжиковның тупас хатасы “Анжи”
футболчыларын сөендерде - 1:2. Калган вакытта “Рубин” ничек кенә тырышмасын,
көндәшләре капкасына туп кертү бәхетенә ирешә алмады.
Бу “Рубин”ның чемпионттагы икенче җиңелүе булды. Дүртенче
турдан соң аның активында нибары ике очко бар.
Алдагы турда “Рубин” Оренбургта дебютантка каршы уйнаячак –
матч 27-нче августка билгеләнгән, дип хәбәр итә “Рубин” футбол клубы матбугат
хезмәте.