(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август, Алсу Сафина). Мәгариф
хезмәткәрләренең шәһәркүләм август конференциясе барышында Казан Мэры Илсур
Метшин физика, химия, математика һәм чит телләр буенча БДИ тапшырудагы планканы
күтәрү бурычын куйды. Ул Татарстан башкаласының көчле физика-химия мәктәбенә ия
булуына игътибар юнәлтте. Моннан кала, Казан кунакчыллык өлкәсендә лидерлар
рәтендә йөри, шуңа да чит телләрне белү ихтыяҗы шактый югары.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин БДИ буенча уртача
балл, география һәм база дәрәҗәсендәге математикадан кала, барлык предметлардан
да республиканыкыннан югарырак булуын җиткерде.
И.Һадиуллин сүзләренә караганда, Казанда рус теле буенча
БДИның уртача күрсәткече узган ел белән чагыштырганда 3,2 баллга арткан һәм
73,6 баллны тәшкил иткән, профиль математика буенча 3,4 баллга арткан һәм 54,4
балл тәшкил иткән. Профиль дәрәҗәдәге математика буенча минималь чикне үтә
алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары саны да 2 тапкырга кимегән – 5,8%-тан
2,61%-ка кадәр.
Илсур Һадиуллин доклад барышында узган ел белән чагыштырганда
югары баллы эшләрнең 20%-ка артканлыгын искәртеп үтте. 50 чыгарылыш сыйныф
укучысы 100 баллга ия булган. Максималь нәтиҗәләргә ия булган чыгарылыш сыйныф
укучыларын 24 мәктәптән 41 укытучы әзерләгән.
“БДИ нәтиҗәләре буенча безнең Татарстанда һәм Россиядә лидерлар
санында булуыбыз сөендерә”, - дип билгеләде Казан Мэры. Илсур Метшин сүзләренә
караганда, җентекле анализ үткәрергә кирәк, ул йомшак урыннарны табарга
булышачак. “Артык артка калып бара торган мәктәпләр булмаска тиеш. Бу елда артта
калып бара торган мәктәпләрне аерым контрольгә алырга кирәк”, - диде ул.