(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь, Екатерина Андреева). Башкала
халкы Казанның үсешенә, киләчәгенә битараф түгел, алар Стратегия-2030ны эшләүдә
актив катнашалар. Бу турыда “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында
Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Исегезгә төшерәбез, 2030 елга кадәр шәһәрнең
социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләү Казанда бу елның февраль аенда башланып
китте. Казан Мэры Илсур Метшин махсус төркем булдырырга һәм аңа экспертлар, депутатлар,
бизнес, иҗтимагый оешма һәм яшьләр берләшмәләре вәкилләрен кертү бурычын
йөкләгән иде. Менә инде берничә ай дәвамында шәһәрдә фикер алышу мәйданчыклары
оештырыла. Әлеге чараларда җәмәгатьчелек һәм экспертлар катнашында Стратегия-2030
юнәлеше буенча әңгәмәләр үтә. Шәһәрне үстерү стратегиясе – ул программалы документ.
Биредә алдагы 15 елга Татарстан башкаласы үсеше өчен мөһим бурычлар
билгеләнәчәк.
Башкала халкы – шулай ук шәһәр үсеше концепциясе авторлары
да. “Чыннан да , халык үзенең киләчәгенә битараф түгел. Шуның өчен мин аларга
бик рәхмәтле”, - диде Илсур Метшин. Фикер алышу чараларында яшьләр, студентлар,
фәнни бергәлек, бюджет эшчеләре, сәнәгать предприятиеләрендә һәм бизнес
өлкәсендә эшләүчеләр бик актив катнашкан. “Мин укытучылар, тәрбиячеләр,
сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр белән очраштым. Шунысы куанычлы, әлеге
юнәлеш белән бер мин, шәһәр һәм район администрацияләрендә эшләүчеләр генә
кызыксынмый. Халык әлеге юнәлештә катнашырга, үзгәрешләр күрергә тели. Безнең
өчен менә шунысы бик мөһим. Алар теләкләрен белдереп, үзгәрешләр көтеп бер
урында гына утырмый. Юк. Алар безнең белән бергә фикер алышуларда катнашалар,
бәхәсләшәләр, үз “рецептларын” тәкъдим итәләр, ачык, креатив, кайвакыт хәтта
көтелмәгән фикерләрен җиткерәләр. Һәм боларның барысы да Казанны үзгәртәчәк
документта чагылыш табачак”, - диде шәһәр башлыгы.
Шулай ук Мэр үзенең шәхси фикерләрен дә җиткерде. “Кыска
гына итеп әйткәндә, минем Казанны балаларым, оныкларым һәм оныкчыкларым яши
торган шәһәр итеп күрәсем килә. Шәһәрдән бервакытта та беркемнең дә бер кая
китәсе килмәсен иде. Китәргә теләгән очракта да, бу бары тик яңа белем, тәҗрибә
туплау гамәле генә булса иде, аннан соң туган шәһәрләренә кайтып, тәкъдимнәрен
биредә гамәлгә ашырырга язсын. Шәһәребезне нәкъ менә шундый итеп күрергә телим”,
- диде И.Метшин.