(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь, Ксения Швецова). Казанның
Яңа Савин районында икенчел чимал җыю буенча яңа павильон-пункт ачылды. Ул
“Чиста мохит” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тәкъдиме белән эшли башлаган.
Ачылуына бер генә көн үтүгә карамастан биредә инде 1,5 тоннага якын икенчел
чимал җыеп алынган – якын-тирәдә яшәүчеләр чүпне аерым төрләргә бүлеп җыюга
актив кушылганнар. Бу инде дүртенче павильон, бу елда исә тагын шушындый 12
пункт ачырга ниятлиләр. Мәйданчыкта икенчел чимал җыюның ничек оештырылганлыгын
һәм әлеге проектның шәһәр өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын Казан Мэры Илсур Метшин
бәяләде.
Икенчел чималны җыю проекты Идел буе районының Идарә
компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла башлады – беренче этапта ишегалларына
ПЭТ-шешәләрне җыю буенча челтәрсыман контейнерлар урнаштырылды. Әлеге сынау уңышлы
булып чыкты – үзләренең активлыклары белән шәһәр халкы мондый башлангычларга
теләктәшлек белдерергә әзер икәнлекләрен күрсәттеләр. “Чиста мохит” җаваплылыгы
чикләнгән җәмгыяте директоры Зарина Наумова сүзләренчә, хәзерге вакытта
райондагы ишегалларына якынча 45 контейнер урнаштырылган. Боларда ПЭТ-шешәләр
һәм ПМТ-канистрлар җыела.
Махсус павильоннарда икенчел чимал җыю пунктларын ачу –
әлеге эштә икенче адым булып тора. Хәзерге вакытта Идел буе районында мондый
ике пункт бар. Берсе – Универсиада авылында, икенчесе – Яңа Савин районында.
“Әлеге павильонга шәһәр халкы кәгазь, картон, шешәләр, пленка, полиэтилен
торбалар һәм башка кирәк булмаган чүп алып киләләр. Кабул итеп алучы боларның
барысын үлчи һәм исәп-хисап ясый. Бәя чималның бер килограммы өчен билгеләнгән.
Иң кыйммәтле чүп – алюминийдан ясалган банкалар, аның бер килограммы өчен
халыкка 40 сум бирәләр, - диде З.Наумова. – Шушында ук безнең пресс
урнаштырылган, аның ярдәмендә җыелган чүпне сытып, икенче тапкыр эшкәртергә
озатабыз”.
Проект җитәкчеләренең берсе Илнур Мәхмүтов сөйләвенчә, 9 ай
эчендә нибары ике пунктка 2,9 млн. сумга 500 тонна тирәсе икенчел чимал (моңа
әле кәгазь һәм картон гына керә) тапшырылган. “Шушы вакыт аралыгында без
социаль яктан ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә 3 млн. сум тирәсе акча бирдек, - дип
сөйләде И.Мәхмүтов. – Бу шулай ук районның идарә компаниясе өчен дә сизелерлек
файда. Шәһәрдә бер кубометр чүпне чыгару 250 сумга төшә. 500 тонна икенчел
чимал – ул 4,5 мең кубометр чүп дигән сүз. Шулай итеп, идарә компаниясе чүпне
тиешле җиргә урнаштыру буенча гына да бер миллионнан артык акчаны янга
калдырган дигән сүз. Кешеләр чүп җыю культурасына гадәтләнә баралар. Аларның
күңелләрендә әйләнә-тирә мохитка сакчыл караш уяна”, - дип билгеләп үтте И.Мәхмүтов.
Сүз уңаеннан, әлеге проектны оештыручылар тулысынча үз чаралары белән генә
гамәлгә ашыралар.
“Һичшиксез, без әлеге проектка ярдәм итәчәкбез, яңа пунктлар
өчен өстәмә урыннар бүлеп бирәчәкбез. Экологиядән тыш, ул бит әле безнең
халыкның белеме һәм культурасына кагылышлы мәсьәлә. Моның аша халык шәһәргә
булган хөрмәтен күрсәтә. Без зур, яхшы эшкә тотындык, һәм мин шәһәр халкының актив булуына шатланам”, - диде И.Метшин.
Мэр икенчел чимал кабул итү тәртибе һәм алардан
җитештерелгән предметлар белән танышты. Алар арасында – төрле төзелеш
материаллары, сувенирлар, көрәкләр, себеркеләр һ.б. бар. Башкала җитәкчесе
шәһәр халкы белән аралашып, аларның әлеге проектны ничек кабул итүләре белән
кызыксынды. Икенчел чимал тапшырып, көненә 300 сумнан 500 сумга кадәр акча
эшләп була икән. “Бу эш – халыкның аз керемле катлавы өчен яхшы ярдәм. Әле тагын
шуңа өстәп биредә табигатьтә начар таркала торган материалларны, ягъни пластмассаларны
да калдырырга була. Без мондый башлангычка һәрвакыт ярдәм итәргә әзер”, - диде И.Метшин.
Хәзерге вакытта оештыручылар павильоннарны урнаштыру буенча
кыенлык кичерәләр. Чөнки моның өчен аерым җир биләмәләре бүленеп бирелергә
тиеш. Шәһәр башлыгы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетына әлеге мәсьәләне
эшләү бурычын йөкләде һәм икенчел чимал кабул итү пунктларының булачак
урыннарын билгеләргә кушты.
Моннан тыш, оештыручылар төрле зур чаралар үтә торган
мәйданчыкларга чүпне аерып җыю өчен аерым урналар урнаштыру тәкъдиме белән
чыктылар. Шулай ук якын арада, И.Мәхмүтов сүзләренчә, Казанда “Чиста мохит” ҖЧҖ
проекты кысаларында мәктәп укучылары арасында макулатура җыю буенча массакүләм
ярышлар үткәреләчәк. Шәһәр башлыгы әлеге фикерне хуплады һәм әйләнә-тирә
мохиткә игътибарны балачактан ук тәрбияләргә кирәклеген әйтеп үтте. “Бездә бик
зур яшьләр армиясе бар – моңа югары сыйныф укучылары, урта һөнәри һәм югары белем бирү йортлары студентлары
керә. Аларны экологик яктан тәрбияле итеп үстерү өчен безгә әлеге мөмкинлектән
файдалану кирәк”, - диде И.Метшин. – Нәтиҗә белән үзләре кызыксынган очракта
гына белем, тәрбия бирү яхшы бара. Аларда мотивация, шул исәптән материаль
кызыксыну да бар икән, без әлеге юнәлештә шактый алга китә алачакбыз”.
Чарада Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин,
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәүтдинов һ.б. катнашты.