(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь, Екатерина Андреева). Кайбер
шәһәр биналарының алгы якларына кондиционерлар урнаштыру турында тышкы
төзекләндерү кагыйдәләрендә мәгълүмат китерелә. Шунлыктан бина хуҗалары, әлеге
бинада яшәүчеләр кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш. Мондый фикерне “Эфир”
телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Тапшыруны алып баручы Алексей Кулешов үткән атнада кайбер
массакүләм мәгълүмат чараларында җитди штрафлар турында язылган мәкаләләр
басылуын искә төшереп үтте. Ул кагыйдә үтәлмәгән очракта, әлеге штрафларның 1-нче
июньнән кондиционерлар белән җиһазландырылган барлык фатир хуҗаларына да
кагылуын искәртте. Мондый яңалык шәһәр халкында канәгатьсезлек уяткан. Мэр әлеге
“имеш-мимешләрнең артык күпертелгән” булуын җиткерде. “Бер кемгә дә штраф
салмаячаклар һәм салмадылар! Сүз тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү буенча”,
- дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Ул территорияләрне төзекләндерү, биналарны реконструкцияләү
буенча эшнең Казанда беренче ел гына алып барылмавын искә төшереп үтте. Фасадларга
килгәндә, шәһәрне 2013 елда үткән Универсиадага әзерләү вакытында Казан шәһәр
Думасы сессиясендә тышкы төзекләндерү кагыйдәләре кабул ителгән. Әлеге
кагыйдәләр нигезендә, 154 урамны, шул исәптән фасадларны карап тоту буенча
аерым стандартлар каралган. Әлеге исемлеккә тарихи биналар һәм шәһәрнең үзәк урамнарының
бер өлеше кертелгән. Конструктив яктан яки дизайнерлык эшләре башкарылганда
аларга кондиционерлар урнаштыру каралмаган.
Шәһәр башлыгы Татарстан Президенты ярдәме белән тарихи
үзәктә бик зур эш башкарылганлыгын искә төшереп үтте. “Ләкин үзенә уңайлы
булган урында тишек тишеп, фасадга кондиционер беркетүче бер бина хуҗасы барыбер
табыла. Әмма аны башка урынга да куярга була бит”, - диде И.Метшин.
“Үз бинаңа, күршенекенә дә, һәм шулай ук шәһәр Думасы кабул
иткән төзекләндерү кагыйдәләренә дә хөрмәт белән карарга кирәк. Ул халык өчен
эшли. Без чәчәкләр утыртабыз, урамнарны төзекләндерәбез, паркларны, скверларны
тәртипкә китерәбез, йортларны капиталь төзекләндерәбез... Башыгызны югары күтәреп
карагыз әле: кайбер фасадлар элементар нормаларга да туры килми. Сүз менә шулар
турында. Бүген кондиционерларны алып атарга кирәк дип уйлау да куркыныч. Бары тик
тәртипкә китерергә кирәк – аларны тарихи биналарның тышкы күренешләрен бозмый
торган җирләргә урнаштыру мәслихәт”, - диде И.Метшин. Ул шәһәрне тышкы
төзекләндерү кагыйдәләренә туры китерү буенча эшләрнең даими рәвештә алып
барылачагын җиткерде.