(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь, Ксения Швецова). 16-нчы
июнь көнендә Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында Казан парклары
һәм скверларында кинолар күрсәтү сезонын рәсми рәвештә ачып җибәрәчәкләр. Әлеге
җәй өчен эшләнгән шәһәрнең мәдәни программасы турында эшлекле дүшәмбе
утырышында Башкарма комитетның Мәдәният идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы
Азат Абзалов сөйләде.
Татарстан һәм рус кинематографларының фильмнарын күрсәтү
әлеге җәйдә шәһәрнең төп яңалыгы булачак. Шәһәр паркларында һәм скверларында кинолар
ачык һавада һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә күрсәтеләчәк һәм әлеге гамәл 8-нче
сентябрьгә кадәр дәвам итә. Бу проект “Татаркино” ярдәмендә район
администрацияләре белән берлектә Мәдәният идарәсе тарафыннан оештырыла. Әле
тагын шунысы куанычлы, ачылу көнендә һәм кино алдыннан шәһәр паркларында әдәби
ишегаллары үтәчәк. Бу елда алар Татарстанның күренекле режиссерлары һәм кино
тәнкыйтьчеләре катнашында кинолекторияләрдә шигъри очрашулар форматында үтәчәк.
“Казан тамашачысы каршында Хабенскийның театр студиясе, шәһәрнең иҗат
төркемнәре чыгыш ясаячак, буккроссинг оештырылачак”, - диде А.Абзалов.
27-нче август – Россия киносы көнендә Урицкий паркында
гомумроссия чарасы кысаларында беренче тапкыр “Кино төне” үтәчәк. Ә инде
муниципаль мәдәният сарайларында, китапханәләрдә һәм музейларда тематик
күргәзмәләр һәм киноклублар оештырылачак.
“Казанда үтәчәк
12-нче Халыкара мөселман киносы фестивале республиканың, шулай ук аның
башкаласының мәдәни тормышында ел вакыйгасы булып торачак. Бу елда ул 5-сеннән
алып 11-нче сентябрь көннәренә билгеләнгән”, - диде А.Абзалов һәм фестивальдә
беренче тапкыр Казан шәһәре Мэриясенең махсус бүләген тапшырырга уйлаганнарын
җиткерде.
Казан Мэры Илсур Метшин мәдәни чараларның саны арту белән
шәһәр тормышының дәрәҗәсе артуын билгеләп үтте. “Шәһәр урамнарының, паркларның,
яр буйларының һәм башка иҗтимагый киңлекләрнең җәйге тормышы икеләтә ямьләнә,
мәдәни контент белән тулыланган, парк һәм скверларыбыз төзекләндерелгән очракта
өчләтә бай була, - дип саный И.Метшин. – Соңгы вакытта болар безнең аерым
игътибарда, моның шулай икәнен шәһәр халкы һәм башкала кунаклары да әйтеп тора.
Шунысы куанычлы, мәдәни контент белән бергә шәһәр халкының үз-үзен тоту культурасы
да арта бара – башкала халкы ял итү белән бергә, әйләнә-тирәгә һәм шәһәргә
хөрмәт белән карый башлады”.