(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь, Ксения Швецова). Казанда алдагы ягулык сезонына әзерлек эшләре башланып китте. Бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин кайнар су белән тәэмин итүне туктатып торуны күрсәтелгән вакыт кысаларында катгый үтәү бурычын йөкләде. Ул алдан игълан ителгән опрессовкалау вакытын бозган коммуналь предприятиеләрнең административ җаваплылыкка тарттырылачагын ассызыклады.
Кайнар су белән тәэмин итүне туктатып тору, норматив буенча, 21 көннән дә артып китмәскә тиеш. Әлеге вакытка эшне тәмамлый алмаган коммуналь предприятиеләр җылылык челтәрләрен эксплуатацияләү куркынычсызлыгын бозалар. Шәһәр Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, моның өчен административ җаваплылык каралган. Мэр опрессовкалау вакытын катгый контрольдә тоту бурычын йөкләде һәм кисәтүләр белән генә чикләнмәскә боерды. “Һәр ел саен шәһәр халкының түземлеген сынауга чик куярга вакыт. Инде эшләргә өйрәнергә вакыт. Һаман шул бер үк компанияләр турында ишетәсе килми. Бу елда кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тарттырылачак”, - диде И.Метшин. Шуның белән бергә, Мэр бу елда “Генерирующей компания”, “Казэнерго” оешмаларының стабиль эшләве нәтиҗәсендә коммуналь хезмәтләргә карата шикаятьләр саны кимегәнлеген, ә җылылык челтәрләрендә зарар килгән урыннарның, башка еллар белән чагыштырганда кимрәк булуын билгеләп үтте.
Халык тарафыннан шикаятьләрнең кимүе ягулык сезонына сыйфатлы
итеп әзерләнү белән аңлатыла. Моңа, гомумән алганда, 210 көн сарыф ителгән. Искәндәр
Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, 2015-2016 елгы ягулык сезонына әзерлек барышында
6 котельный төзекләндерелгән һәм яңартылган,
Әлеге сезонда да эшләр аз түгел – ягулык сезоны башланганчы
социаль өлкәдә күпфатирлы 5543 йортны һәм 804 объектны әзерләргә кирәк. Коммуналь
хуҗалык предприятиеләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган программалар
кысаларында 4 котельный һәм шәһәрнең