Илсур Метшин казанлыларны изге Рамазан ае башлану белән котлады
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы июнь, Ксения Швецова). Бүген
мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланып китте. Дин тотучыларны Казан Мэры
Илсур Метшин тәбрикләде.
“Мин барыгызны да изге Рамазан ае башлану белән тәбрик итәм.
Безне озын, гади булмаган гамәл көтә. Ләкин мондый вакытта эшләү сәләте яхшыра,
фикерләр чистара һәм яктыра. Раббым, барыбызга да көч-куәт бир һәм ярдәмеңнән
ташлама”, - диде И.Метшин.
Исегезгә төшерәбез, изге Рамазан аенда барлык мөселманнарга
да ислам динендәге төп биш канунның берсен үтәү – ураза тоту мөмкинлеге бирелә. 6-нчы июнь таңында мөселманнар уразага керделәр. Әлеге изге гамәл
5-нче июль көнендә Ураза бәйрәме белән тәмамланачак.