(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль, Антон
Ноздрин). Язгы ташкынны Казан тулы әзерлек белән каршы алырга тиеш,
шул очракта гына аның зыянын да максималь рәвештә
киметеп булачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде. Шәһәр җитәкчесе шәһәр хезмәтләренә халык белән эшне активлаштырырга һәм ташкын куркынычы мөмкин булган зоналарда
яшәүчеләргә гадәттән тыш хәлләр
вакытында нәрсә эшләргә кирәклеген җиткерергә
кушты.
“Февраль ахырындагы
аномаль җылы һава торышы ташкын темасын киеренкеләндерде.
Безгә күпләп мөрәҗәгать килә, социаль челтәрләрдә әлеге
тема буенча актив рәвештә фикер алышалар. Инде бүген
бистәләрдә зур күлләр
барлыкка килгән. Казанда ташкын проблемасы гел
булып торды. Кешеләрнең борчылуларын да аңлап
була, шуңа да без, аларны әлеге афәттән кешеләрне
саклап калу өчен, кулдан килгәннең
барысын да эшләргә тиешбез”, - диде Казан Мэры.
Язгы ташкынга каршы үткәреләчәк һәм планлаштырыла торган чаралар турында шәһәрнең Гражданлык яклау идарәсе
җитәкчесе Фердинанд Тимерханов җиткерде.
Ул язгы ташкынның типик проблемаларын сөйләп үтте.
Гражданлык идарәсе мәгълүматлары буенча, шәһәрдә
су басу куркынычы булган 25 күпер бар. “Объектларда боз кичү
юлының торышына күзәтү ясалачак, күпер астындагы
территорияләрдә карны чистарту һәм
бозны кисү буенча эшләр башкарылды”, - диде Ф.Тимерханов.
Ф.Тимерханов ташкын куркынычы мөмкин булган
зоналарда яшәүче шәһәрлеләрне үзләренең милекләрен һәм
төзелешләрен иминиятләштерергә
чакырды.
И.Метшин район администрацияләре башлыкларына алынган мәгълүматны яхшылап анализларга кушты. “Югары хәвеф-хәтәр
булу мөмкинлеге булган зоналар бар, - дип билгеләп үтте
Мэр. – Халыкка язгы ташулар булган очракта нинди тәртиптә
эш кылырга кирәклеген җиткерергә
кирәк”.