(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль, Зилә
Гайфи). Бу җәйдә Казан эшмәкәрләре легаль рәвештә үсентеләр сата, спорт
кирә-яракларын арендага бирә, фотография хезмәтләрен күрсәтә алачак. Бу елда
шәһәрдә сезонлы урам сәүдәсе ничек оештырылачаклагы турында Казан Мэриясендәге
эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча
урынбасары Иван Кузнецов сөйләде.
Сезонлы сәүдә объектларын
урнаштыруның гадиләштерелгән схемасы Казанда инде өченче ел рәттән эшләп килә. Иван
Кузнецов сүзләренә караганда, әлеге яңа үзгәрешләр халык мәнфәгатьләрен дә
исәпкә алган, шул ук вакытта эшмәкәрләр дә зыян күрмәгән.
“Рөхсәт алу процедурасы җиңелләштерелде –
аукцион документлары информатив һәм һәркем куллана алырлык, теләге булган
һәркем дә торгларда катнашырга теләк белдерә ала. Беренче тапкыр торгларга
килүчеләр өчен уку оештырыла. Торгларда даими рәвештә катнашмый торган
эшмәкәрләрнең ташламалы бәядән кыска вакытка электрон цифрлы имза алу
мөмкинлеге барлыкка килгән (елына – 5000 сум, 3 айга ташламалы рәвештә – 1400 сум).
Объектларны урнаштыру кагыйдәләре һәм шартлары аңлаешлы итеп ясалган: урын,
типик проект һәм ай саен түләү бәясе”, - дип сөйләде сезонлы объектларны
урнаштыруның гадиләштерелгән схемасының өстенлекләре турында Иван Кузнецов.
Нәтиҗәдә 2015 елда аукционнардан
8,5 млн. сумга 192 лот сатылган, бу исә шәһәр бюджеты өчен өстәмә керем булган.
Сезонлы сәүдә өчен бу елда өстәмә
рәвештә башка шәһәрләрнең тәҗрибәсе өйрәнелде. Иван Кузнецов сүзләренә
караганда, продукцияне һәм җиһазларны китереп бирүчеләр белән бергә очрашулар
үткәрелгән, чарада сәүдә нокталарының оештырылышы һәм тышкы ягы турында фикер
алышу булган.
Бу елда эшмәкәрләр гадәттәгечә стационар
кафе һәм рестораннар янында җәйге верандалар урнаштыра алачак. Әлеге мөмкинлек
2015 елда барлыкка килгән һәм, Иван Кузнецов сүзләренә караганда, эшмәкәрләр
аннан актив кулланганнар, чөнки верандаларны урнаштыру өчен аукционнар үткәрү
соралмый, язма рәвештә гариза бирү дә җитә.
Бу елда сезонлы объектларны
урнаштыру хокукын сатудан шәһәр бюджетына 10 млн. сумлап акча керер дип көтелә.
Агымдагы елда шулай ук законсыз
рәвештә оештырылган сәүдә белән көрәш эшләре дә дәвам ителәчәк. Казан Мэры
Илсур Метшин әлеге эшкә район башлыкларының да кушылуын сорады һәм бердәм көч
белән тәртип урнаштырырга чакырды. “Безгә ел саен халыктан мөрәҗәгатьләр килә. Сәүдә
катнашучылары белән очрашырга һәм әлеге мәгълүматны барысына да җиткерергә
кирәк. Берни дә эшләнми дип әйтә алмыйбыз, шактый эш башкарылды инде. Җәйге
кафе һәм верандалар күңелне сөендерә, алар шәһәрне бизи, туристларны җәлеп итә
һәм шәһәрлеләр өчен дә уңайлы. Бу – цивилизацияле алым. Асфальтта продукция
сатучылар – үткәндә калды. Әлеге өлкәдә ахыргача тәртип урнаштырып бетерү
сорала”, - дип белдерде Мэр.