Әсгать Галимҗанов истәлегенә
Марат Мөгыйнов фотосы
"Бүген, 2-нче мартта, Казанның
мактаулы гражданины Әсгать Галимҗан
улы Галимҗановка 80 яшь тулган булыр иде. Гомере буе ул кешеләргә
ярдәм итте, зур йөрәкле хәйрияче булды. Крестьян гаиләсеннән
чыккан Колхоз базарының гади йөкчесе Әсгать
Галимҗан улы һәрберебезгә игелекле эшләргә һәрвакытта да урын булуы турында җиткерде.
Гади ихлас елмаю, таныш булмаган үтеп баручыдан игътибар күрсәтелү күңелне
җылытырга һәм яхшы гамәлләргә
чакырырга сәләтле. Кешеләргә битараф булмау, һәркемгә
ярдәм кулы сузу Әсгать Галимҗан улы Галимҗановның яшәү кыйбласына әйләнә, ул йөзләгән кешеләрнең
тормышларына йогынты ясый.
Минтимер Шәрип улы Шәймиев аның
турында хак әйтте: “Әлеге кеше –кабатланмас
эчкерсез юмартлык үрнәге. Аның игеленә
чик юк”. Казанның хәйриячесе
турында теле- һәм радиотапшырулар аркылы бөтен
Советлар Союзы белде. Әсгать Галимҗановичка яшәгән
вакытта кешеләрнең олы хөрмәте,
рәхмәте җиткерелде.
Гомере буе игелекле эшләр башкарып яшәгән
бөек гражданинын Казан гел истә тотачак. Шәһәр үзәгендә хәйрияче
Әсгать Галимҗановка һәйкәл
торгызылды. Бу елда казанлылар тәкъдиме белән шәһәребезнең
бер урамына Әсгать Галимҗанов исеме биреләчәк.
Ә аның эшләре
игелекле эшләргә һәм бер-беребезгә
карата мәрхәмәтле булырга чакырачагына ихластан
ышанам мин.
Әлеге кешеләрне яратучы бөек
шәхесне һәм игелек остазын мәңге онытмаячакбыз. Ул һәрвакытта да йөрәкләребездә яшәячәк".
(Илсур Метшин)