(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). Казан Мэры Илсур
Метшин локаль лидерлар өчен Парижда үткән Климат Саммитында катнашты. Саммитта
Чикаго мэры Рам Эмануэль, Мадрид мэры Мануэла Кармена, Париж мэры Анн Идалго,
Сидней мэры Кловер Мур, Стокгольм мэры Карин Ваннгорд, Барселона мэры Ада Колау,
Лондон мэры Борис Джонсон кебек дөньякүләм танылган сәяси лидерлар һәм шәһәр
мэрлары да бар иде.
Саммитны Франция Президенты Француа Олланд ачып җибәргән. Шунысын
да әйтеп үтәргә кирәк, саммит җирле һәм төбәк хакимиятләренең алдынгы халыкара
берләшмәләре белән бергә хезмәттәшлек итеп, климат үзгәреше өчен көрәш алып
баручы, шәһәрләр һәм климат үзгәрүе мәсьәләләре буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы
генераль секретаренең махсус илчесе, Нью-Йоркның экс-башлыгы Майкл Блумберг
тарафыннан оештырылган.
Әлеге мөһим чара халыкара дәрәҗәдә тотрыклы үсеш буенча
мэрларның уңай тәкъдимнәрен кабул итү һәм тарату максатыннан климат үзгәрүе
буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы Конференциясенә багышланган.
Илсур Метшин шулай ук үзе сопрезидент булган “Берләшкән
шәһәрләр һәм җирле хакимият” дигән оешманың Бөтендөнья советында катнашты. Исегезгә
төшерәбез, Бөтендөнья оешмасына 1000 артык шәһәр һәм дөнья ассоциацияләре керә,
әлеге оешма җирле үзидарә органнарының үзара бәйләнешләре өлкәсендә көчле һәм
абруйлы структура. Соңгы вакытта җирле үзидарәләрдә килеп чыккан гуманитар
кризис, шул исәптән, качаклар белән булган кискен мәсьәләләр, тотрыклы үсеш
сораулары – чыгышларның төп темалары иде.
Бөтендөнья Советында чыгышы барышында Илсур Метшин үз
илләреннән китәргә мәҗбүр булган качаклар агымы белән очрашкан шәһәрләргә бергә
хезмәттәшлек итү өлкәсендә эшне көчәйтергә тәкъдим итте. Казан Мэры гуманитар
кризисларны җиңеп чыгу юлында җирле хакимиятләрнең роле зур булуын ассызыклады.
Ул шулай ук шәһәр мәсьәләләрен хәл итүдә бизнес вәкилләрен һәм төрле гражданлык
берләшмәләрен җәлеп итү мөмкинлеген әйтеп үтте. Чыгыш вакытында Мэр Казанның өч
ел эчендә Россиянең экологик рейтингында 37 баскычка югары күтәрелгәнлеген
искәртеп узды. Һәм хәзерге вакытта Казанның илебездә яшәү өчен уңайлы һәм имин
шәһәрләрнең берсе икәнлеге турындагы фикер дә яңгырады. Әлеге гамәлләр бюджет
чаралары белән генә түгел, ә шәһәр мәсьәләләрен хәл итүдә бизнес һәм төрле
гражданлык берләшмәләрен җәлеп итү ярдәме белән гамәлгә ашырылган.
Иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу кирәклегенә басым ясап,
Илсур Метшин шәһәрләргә сәяси фикер каршылыгын читкә куеп, җәмгыять үсешенә
ирешү максатыннан берләшергә чакырды. “Илләр арасында мөнәсәбәтләрнең
кискенләшүе еллар дәвамында шәһәрләр арасында урнашкан элемтә җепләрен өзәргә
тиеш түгел. Мин җирле хакимиятне халыкның хокукларын саклаучы алдынгы
рәтләрдәге яклаучылар дип кабул итәм. Без Берләшкән Милләтләр Оешмасы
тарафыннан куелган яңа максатларга ирешү өчен мәсьәләләрне хәл итү юлында. Безнең
өстә бик зур җаваплылык, безгә кризис үткәнне көтмичә, эшне хәзер үк башлап
җибәрергә кирәк. Без тотрыклы үсешкә ирешергә тиеш. Җирле хакимиятләр үз
шәһәрләрендәге “иң авырткан” урыннарны бик яхшы беләләр”, - дип билгеләп үтте
И.Метшин. “Мэрлар арасында барлык эшләрне дә бик яхшы дәрәҗәдә эшләп бара
торган җитәкче була алмый. Шунлыктан без бер-беребездән, кемдер алга киткән аерым
юнәлеш буенча һәрвакыт тәҗрибә туплый алабыз”, - дип өстәде Казан Мэры.
Бүген Илсур Метшин Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең
Башкарма Бюросына рәислек итә. Чарада дөнья бергәлегендә җирле үзидарә ролен
алга чыгаруда оешма эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән оештыру буенча
һәм сәяси карарлар кабул ителәчәк. Шулай ук Казан Мэры халыкара җирле һәм төбәк
хакимиятләре делегациясе составында климат үзгәрүе буенча Берләшкән Милләтләр
Оешмасы Конференциясенә чакырулы.