Илсур Метшин Парижда теракт вакытында һәлак булганнарны искә алды
KZN.RU Казан шәһәре
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). Казан Мэры Илсур
Метшин Парижда теракт вакытында һәлак булганнарны искә алды һәм Республикада
француз халкына теләктәшлек белдерү максатыннан ачылган мәйданга чәчәкләр
куйды. Шәһәр башлыгы Франция башкаласына “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле
хакимият” Бөтендөнья оешмалар советында һәм климатны үзгәртү буенча БМО Конференциясендә
катнашу өчен эшлекле визит белән килде.
Исегезгә төшерәбез, 13-нче ноябрьдән 14-нче ноябрьгә каршы
төндә Парижда булган терактлар нәтиҗәсендә 153 кеше һәлак булды, 200-дән артык
кеше яраланды. Һөҗүм итүләрнең саны бу кичтә 7-гә җитте: берничә ресторанда,
сәүдә үзәкләрендә атышлар, шул вакытта республика президенты Франсуа Олланд
булган “Стад де Франс” стадионы янындагы шартлау, “Батаклан” концерт залын
басып алу.
Хәзерге вакытта Франция территориясендә – ил президенты
тарафыннан 13-нче ноябрьдән алып 2016 елның 26-нчы февраленә кадәр кертелгән гадәттән
тыш хәл режимы.