(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Россия Федерациясе Президенты
Владимир Путин Федераль җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Юлламаны уку
тантанасы традиция буенча Зур Кремль сараеның 1000 артык кеше җыелган Георгий
залында үтте.
Юллама белән чыгыш ясау чарасында Федерация Советы
әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция һәм Югары
суд җитәкчеләре, губернатор корпусы, Федерация субъектларының закон чыгару җыелышлары
рәисләре, традицион конфессия башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре, төбәкләрдәге
иҗтимагый палата башлыклары, эре массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре
катнашты. Тантанада шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин да бар иде.
Программалы сәяси-хокукый документта илдәге хәлнең гомуми торышы
һәм дәүләтебездәге эчке һәм тышкы сәясәттәге төп юнәлешләр турында хәбәр ителде.
Владимир Путин бу елгы юлламасын халыкара терроризм белән
көрәш алып баручы Россиянең хәрби хезмәткәрләренә багышланган рәхмәт
сүзләреннән башлады. Залга җыелган халык бер минут тынлык белән Сириядә һәлак
булган рус хәрбиләрен искә алдылар. Ил башлыгы халыкара терроризм белән көрәштә
барлык илләрнең дә бергә берләшүе кирәклеге турында сөйләде. “Цивилизацияле һәр
ил террорчыларны юкка чыгару өчен үзеннән зур өлеш кертергә тиеш. Бердәмлек,
теләктәшлекне декларацияләр белән түгел, ә анык гамәлләр белән расларга кирәк”,
- диде В.Путин.
Юлламада илдә ришвәтчелеккә каршы көрәш, Җинаятьләр
кодексындагы аерым маддәләрне гамәлдән чыгару, бәйсезлекне һәм суд
процессындагы объективлыкны арттыру мәсьәләләренә кагылышлы фикерләр яңгырады.
Юлламадагы иң зур блок илдәге икътисади хәл торышына бәйле
иде. “Чыннан да, илдәге икътисади хәл катлаулы, ләкин – мин бу турыда әйттем
инде, тагын бер кат кабатлыйм – ул кадәр үк куркыныч түгел. Без инде бүген үк уңай
тенденцияләр күрәбез. Сәнәгать җитештерүе һәм милли валюта курсы, тулаем
алганда, тотрыкланды, инфляциянең түбәнәюе күзәтелә, 2014 ел белән чагыштырганда,
капиталның читкә китүен киметә алдык”, - дип билгеләп үтте РФ Президенты.
Владимир Путин икътисад үсешенең төп юнәлешләрен билгеләп
үтте. Беренчесе – икътисад структурасын үзгәртү, сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, кече
һәм урта эшмәкәрлектә уңышлы эшләп килә торган предприятиеләрнең санын арттыру.
Икенчесе – юкка чыгу куркынычы булган зонага керә торган икътисадтагы аерым
өлкәләргә ярдәм максатыннан дәүләт дәрәҗәсендә махсус программалар эшләү.
Өченчесе – аз керемле кешеләргә ярдәм итү. Дүртенчесе – бюджетта тигезлек
саклау, ягъни баланс ясау. Бишенчесе – бизнес һәм хакимият арасында ышанычны ныгыту.
Президент хәзерге вакытта инде Җитештерүне үстерү фонды
ярдәм итә торган импортны алмаштыру проектларына финанс ярдәм күрсәтү турында
әйтеп үтте. Ил башлыгы авыл хуҗалыгына ярдәм итү һәм үстерү, чит ил партнерлары
белән эшлекле хезмәттәшлек, транспорт инфраструктурасын модернизацияләү
мәсьәләләре турында тулырак итеп сөйләде.
Юлламада шулай ук социаль мәсьәләләргә дә зур урын бирелгән
иде. Шулай итеп, илдә демографик хәл ул кадәр куркыныч түгел. Менә инде өч ел
рәттән Россиядә халыкның табигый артуы күзәтелә. Туган балаларның яртысы –
гаиләдә икенче яки өченче бала. Владимир Путин “ана капиталын ким дигәндә ике
елга озайту кирәклеген” билгеләп үтте. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсен үстерү –
демографик сәясәттә шулай ук мөһим чараларның берсе булып тора.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә гомер озынлыгының артуы төп
нәтиҗә. Ун ел эчендә ул биш елга озынайган, һәм Президент сүзләренчә, бу елда
күрсәткеч – 71 яшь. В.Путин сәламәтлек саклау өлкәсенең тулысынча иминият
принцибына күчәчәклеге турында билгеләп үтте. Пациентларның хокукларын яклау,
югары технологияле ярдәм күләмен үстерү мәҗбүрилеген әйтеп үтте.
58 минут дәвам иткән чыгышын Владимир Путин түбәндәге сүзләр
белән тәмамлады: “Без алга бергә барачакбыз һәм бергә, һичшиксез, уңышка
ирешәчәкбез”.
Юлламаның тулы стенограммасы ил башлыгының сайтында урнаштырылган.