(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Россиянең футбол Премьер-Лигасы
“Рубин”-“Спартак” командалары арасында Россия Чемпионаты матчын профессиональ
һәм югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен Казан Мэры, “Рубин” ФК президенты Илсур
Метшинга, “Рубин” футбол клубы, “Казан Арена” стадионы хезмәткәрләренә,
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләренә рәхмәт
сүзләре белдерде.
Россиянең футбол Премьер-Лигасы “кызыл-ак” җанатарлар һәм
җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итә торган шәһәр хезмәтләре арасында гади
булмаган мөнәсәбәтләр урнашуы аркасында Казанда “Рубин”-“Спартак” командалары
арасында үтәчәк Россия Чемпионатының 17-нче тур матчын үткәрүгә аерым игътибар итте.
Тур алдыннан Россиянең футбол Премьер-Лигасы инициативасы
буенча “Спартак-Мәскәү” футбол клубы вәкилләре, команданың рәсми фан-клубы,
хокук сакчылары катнашында эшлекле киңәшмә үткәрелде. Чарада матчта
куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре җентекләп каралды. Казандагы уенга
“Спартак” өчен көч бирүче 2,5 мең тирәсе җанатар килгән иде. Шулай ук Татарстан
башкаласына Мәскәүдән полиция хезмәткәрләре дә командировкага җибәрелде.
Россиянең футбол Премьер-Лигасы хәбәр иткәнчә, Казан Мэры
һәм “Рубин” ФК президенты Илсур Метшин матчны оештыру эшендә шәхсән үзе катнашты.
Аның тәкъдиме буенча “Спартак” футбол клубы җитәкчеләре һәм команданың рәсми
фан-клубы белән очрашу үткәрелде.
“Рубин” клубы һәм “Казан Арена” стадионы хезмәткәрләре,
республиканың Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре тарафыннан җанатарлар стадионда
һәм әлеге территориядә үзләрен иркен, имин тойсын өчен барлык чаралар да
күрелде. “Спартак” җанатарлары террорлык актлары куркынычы булу сәбәпле уен
алдыннан һәр кешене җентекләп тикшергән полиция эшенә хөрмәт белән карады. Матч
тәмамланганнан соң Мәскәү җанатарлары өчен тимер юл вокзалына кадәр берничә
бушлай автобус билгеләнгән иде. Шулай итеп, футбол бәйрәме чын бәйрәм
мәгънәсенә ия булды. Стадионга килүчеләр мавыктыргыч уеннан һәм Европада иң яхшы
спорт ареналарының берсе булган объекттагы уңайлыклардан канәгать калдылар, дип
хәбәр ителә Россиянең футбол Премьер-Лигасы сайтында.